ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

2017 елда Арча районы суды тарафыннан административ хокук бозулар буенча 111 эш каралды. Шуның 74е вак хулиганлык кылган өчен, ягъни җәмәгать тәртибен ямьсез, сүгенү сүзләре белән бозган, башкаларга бәйләнгән, кеше әйберен юкка чыгарган яки зыян салган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.1 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә карала.

Югары Аты хоккей командасы белән тренерлары Илнур Абдрахмановны аерып сөйләү дөреслеккә туры килмәс иде. Илнур исеме чыкса, хоккей командасы турында уйлыйсың, ә команданы ару–талуны белмәс, шул хоккей өчен янып–көеп йөргән, шуннан үзенә рәхәтлек алган тренердан башка күз алдына китереп булмый. Шул Илнур җитәкчелегендә 70 хуҗалыклы авылда шау килеп, олысын–кечесен боз мәйданчыгына тартып, ничәмә–ничә еллар инде хоккей уйнап яталар. Алай гынамы, ярышлар, иптәшләрчә очрашулар оештыралар, райондагы башка, көчлерәк командаларны да чакыралар, үзләре дә бер ярыштан да калмыйлар.

Сөләйман Галиуллин үзе дә тынгылык белми, башкаларга да йокымсырап йөрергә ирек бирми. Тырыша торгач Ашытбаш урта мәктәбендә районның шахмат–шашка үзәге ясады бит. Монда инде Рәмизә Кавиеваның да өлеше зур. Ул хуплап тормаса Сөләйманга кыенгарак туры килер иде. Район башлыгы Илшат Нуриев үзәккә шахмат комплектлары бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International