ӨММЕГӨЛСЕМ АПАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ

2017 елның 30 июне, җомга

18 июнь көнне Иске Ашытта яшәүче Өммегөлсем Шаһиевага 90 яшь тулды. Әниләрен, әбиләрен гомер бәйрәме белән котларга туган йортка балалары, оныклары җыелды.
Әбине котларга Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килде. РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның  Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшыргач, ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.
Кышын сугыш ветеранының тол хатыны буларак алган Арчадагы фатирында яши дә, май җитүгә авылга кайта Өммегөлсем апа. Өлкәннәргә булган карашка шатланып, рәхмәт укып туя алмый үзе. Күршеләренә дә зур рәхмәтле әбекәй. “Кышын йортымны күрше килене Райлә карап тора. Үзем монда яшәгәндә аягымда йөреп, капка төбенә чыгып утырсам да, кибеткә барырлык чама юк. Рәхмәт күршеләргә, кирәк әйберемне хәзер алып кайтып бирәләр”, — ди.
Колаклары начар ишетеп, бер күзе бөтенләй күрмәсә дә, гомумән алганда сәламәтлегем әйбәт, дип, булганына шөкер итеп яши. Инде өлкәнәйгәч кулы сынуын да бер мәзәк итеп сөйли. Тормыш авырлыкларын элек- электән уен-көлке белән уздырырга тырышканга, бүген дә җор теллелеген ташламый. Юкса, 14 яше дә тулмаган килеш тормыш арбасына җигелгән бит.
Латиннан кириллицага күчкән чорда диктант язганда 5нче сыйныфтан күчмичә калгач, мәктәптән күңеле кайтып өлкәннәр белән бергә Буа районына окоп казырга китә ул. “Мин яшь булгач, өлкәннәр иркәләп кенә йөртте. Кайбер көннәрдә эшкә дә бармыйча кала идем, сүз әйтмәделәр”, — дип искә ала ул елларны. Аннан кайткач, 2 ел мари урманнарында агач кисүдә була. 1944 елда тимер юлда эшли. “Сугыш еллары булса да, безгә ачлык ул кадәр сизелмәде, тәүлеккә 500әр грамм ипи бирәләр иде”, — ди. Тимер юлда чыныккан кызны аннан кайткач Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Сынатмый Өммегөлсем, эшен “Җиренә җиткереп!” башкарырга ярата шул ул. Кызның булдыклылыгын, уңганлыгын күреп юкка гына колхоз җитәкчелеге тракторчылыкка укырга җибәрми инде! Әтнәдә тракторчылар әзерләү курсында укып кайткач, 1946 елдан 1951 елга кадәр тракторда эшли! Туган авылы Яңа Кишеттән Иске Ашытка килен булып килгәч тә бер ел тракторын ташламый әле ул.
Сугыш юллары узган тормыш иптәше Ихтыярхан абый белән 5 балага гомер бирә алар. Тик ире бүгенге бәхетле көнгә килеп җитә алмый, онык- ларын алдына утыртып сөя алмый кала — 1980 елда бакыйлыкка күчә. Бүген 4 балалары исән-сау, 8 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Шуларга гел хәер-догада булып, тормышының муллыгына, сәламәтлегенә куанып, риза булып яши ул.
Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International