Карар 14.03.2019 №5 "2011 елның 17 февралендәге 35-1 нче номерлы Арча район Советы карары (2014 елның 13 декабрендәге 306 нчы номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 115 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) белән расланган « Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең әхлак һәм хезмәт тәртибе Кодексына үзгәрешләр кертү турында "

Арча район Советы карар чыгарды:

1.  2011 елның 17 февралендәге 35-1 нче номерлы Арча район Советы карары (2014 елның 13 декабрендәге 306 нчы номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 115 нче номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) белән расланган «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең әхлак һәм хезмәт тәртибе Кодексына үзгәрешләр кертергә һәм кушымта буенча яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда бастырырга (PRAVO.TATARSTAN.RU).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 79.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International