Кояшлы көнне Яңа Кырлай авылы күптән көтелгән «Ат Көнендә»күңел ачу үзәгенә әверелде! Алгарыш яшләр узәге белән «Алдангылар» гайлә эстафетасы уткәрделәр. Гаиләләр ярыш рухында берләштеләр, дәрт һәм энергетика күрсәттеләр. Эстафета Күңелле биремнәргә бай иде: кемдер атка атланып чаба, кемдер кызыклы каршылыкларны җиңә, ә кемдер бәйрәм атмосферасыннан ләззәт ала иде. Катнашучылар татлы призлар алдылар, шатлык һәм елмаю өстәп «Ат көне» һәр гаилә өчен чын бәйрәмгә әверелде, йөрәкләрне бәхет һәм шатлык белән тутырды.