Үрнәк алыр ир-егетләр булса, киләчәккә әле өмет бар! 15 нче май – Халыкара Гаилә көнендә, республикакүләм «Авыл яши – Деревня живёт» проекты кысаларында, Арча үзәк китапханәсендә үзмәшгуль бертуган Рамил һәм Раил Мөхетдиновлар белән күркәм очрашу уздырылды. Эшлекле сөйләшүдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 141нче төркем студентлары һәм укытучылары катнашты. Чарада кунакларыбыз үзләре башкарган эшләр белән якыннан таныштырдылар, үзмәшгуль буларак теркәлеп, эш башларга уйлаган яшьләргә төпле киңәшләрен бирделәр. Авыл җирендә яшәп тә, мул тормыш алып барырга, халкыңа файдалы хезмәт итәргә, шул ук вакытта түгәрәк бәхетле гаилә корып яшәргә бөтен мөмкинлекләр барлыгын Мөхетдиновлар үз үрнәкләре мисалында яшь буынга бик ачык дәлилләп күрсәттеләр.