Бүген китапханәбездә якташыбыз, үзешчән язучы Әлфия Гыйльмулла кызы Лотфуллинаның “Әйтелмичә йөргән сүзләр” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әдәби кичәнең исеме авторның шигыре белән бәйле “Ак төснең дә сере бар“ дип аталды. Чара кунаклары кичә барышында шагыйрәнең әйтергә теләгән фикерләре белән аның иҗаты аша таныштылар. Очрашуга Әлфия ханымның хөрмәтле кунаклары, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, китап сөюче, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүче дусларыбыз катнашты! Кичәдә үзешчән шагыйрәнең шигырьләрен китапханәчеләр, килгән кунаклар бик яратып укыдылар. Тамашачыларга авторның “Яшәү яме” шигыренә төшерелгән видеоролик күрсәтелде. Әдәби кичәдә китап авторына матур теләкләр юлланды. Уздырылган чара дәртле җырлар, ихлас котлаулар белән үрелеп барды. Әлфия Лотфуллина үзе дә оста җырчы булуын күрсәтеп җыр башкарды. Әдәби-музыкаль кичә бик матур узды, тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырды. Бүгенге көн онытылмас истәлек булып тарих битләренә язылыр, Әлфия Гыйльмулла кызының иҗат чишмәсе алга таба да мул сулы булып китап укучыларны сөендерер дигән өметтә калыйк.

2026 елның 25 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International