Су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру максаты белән 1нче Г сыйныфында сыйныф җитәкчесе Әхмәтгалимова Р.Ш. 22нче майда «Йөгерек су, чиста су» дигән тәрбия чарасы үткәрде. Бу чара түбәндәге бурычларны үтәде: тәрбияви бурыч: балаларда уңай эмоциналь халәт булдыру; суга сакчыл караш тәрбияләү; экологик тәрбия бирү; үстерү бурычы: тәҗрибә белән кызыксынучанлыкларын, балаларның кабул итүләрен, игътибарын, фикерләвен, диалогик сөйләм телен үстерү, суның тереклек өчен әһәмияте турында аңлату; белем бирү бурычы: гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру (тәме, төсе, исе, сыеклык). Бу чараны үткәрер алдыннан яз башыннан ук укучылар ата-аналар белән берлектә Арча районы чишмәләрендә булып, тарихлары белән таныштылар һәм чистарту эшләрендә катнаштылар. Сыйныфтан тыш чара рәсем конкурсы белән тәмамланды. #КлассныйруководительАхметгалимоваРШ #образованиеАрск #воспитательнаяработаАрск #АНОШ4 #АСОШ7 #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #КомандаВоспитанияАрска #АТКРТ #командавоспитанияРТ #навигаторыдетстваРТ #ЭкоВесна #Экология

2026 елның 23 мае, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International