ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

16 фото
Арчада «Ял-Юл» исеме астында гаилә сәяхәте оештырылды. Маршрут туган ягыбызның гүзәл почмаклары буенча төзелгән иде, төгәлрәге - Курсави чишмәсеннән Мөрәле авылына кадәр. Бу ике көн эчендә "ЯЛ-ЮЛ" гаилә сәфәре катнашучылары Арча ягы тарихы, язучы Мөһәммәт Мәһдиевның музее белән танышты, каберен зиярат кылды. 14 чакрымга сузылган маршрут үз эченә туристик каршылыклар үтүне, биремнәр үтәүне алган иде. Гаиләләр үзләренең хис-кичерешләре белән маршрут көндәлекләрендә бүлеште. Табигать кочагында төшке аш ашау катнашучыларга бигрәк тә хуш килде. Көн азагына оештыручылар тарафыннан бирелгән кирәк-яраклар белән гаиләләр тору урыннарын корды, ашарга әзерләде. Шул рәвешле "ЯЛ-ЮЛ" лагере төзелде. Кичке якта кызыклы уеннар, күңел ачулар оештырылды. Һәр гаилә бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде. Чара ахырында катнашучылар "ЯЛ-ЮЛ" гимнына флешмоб башкарды.
2024 елның 30 июне
7 фото
Районыбызда, шәһәребездә яшь, социаль актив гаиләләр күп. Бөтенроссия гаилә учагының җылысын районыбызда тарату максатыннан “Россия йөрәге” гаилә учагын районыбызнын олы тәҗрибәле Саматовлар гаиләсе хәер фатыйхасы белән яшьләр көнендә Райнур һәм Азалия Заһидуллиннар гаиләсенә тапшырылды. Райнур-Арча егете, Азалия Саба кызы. Уку йортында, Арча педагогия көллиятендә таныша алар. Укуларын тәмамлап, кулларына диплом алгач, икесе дә Арчабызда калырга дигән карар кыла. Яшьләр икесе дә баштанаяк эшкә чума. Райнур белән Азалия Арчанын 7 нче номерлы мәктәбендә башлангыч класс балаларына белем бирәләр. Бераздан егет кызга тәкъдим ясый, һәм бер ел элек алар гөрләтеп, туй ясап өйләнештеләр. Районыбызда туып-үскән, шушында төпләнеп, гаилә корган, үз җирлегебездә урыннарын тапкан, хезмәт куеп яшәүче бу күркәм гаиләгә уңышлар телибез! Алар кебек яшь гаиләләр булганда районыбыз киләчәге тагын да яктырак булыр! Гаилә учагы капсуласы районыбызда 8 июльгә кадәр ЗАГС бүлегендә сакланачак. Эстафетаны Балтач тапшырачакбыз.
2024 елның 29 июне
11 фото
2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды. Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыгын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Безнең республикабызда да гаилә учагы районнан районга күчеп йөри. 2024 нче елнын 29 июнендә гаилә учагы Саба районыннан безнең районга тапшырылды. Бу җаваплы бурыч районыбызнын күркәм, социаль актив, күпбалалы Ринат Харисович белән Рәмзия Шәмсетдиновна Хафизовлар гаиләсенә йөкләнде. Хафизовлар “Россия йөрәге” гаилә утын Арчабызга алып кайтып Саматовлар гаиләсенә тапшырды. Мөдәрис Саматович белән Әнисә Нәҗиповна гаиләләренә 53 ел. Бүген алар Сарай-Чокырча авылында яши. Рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче алар.
2024 елның 28 июне
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International