ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

3 фото
Без «Чиста су» темасына багышланган «Экояз»республика экологик акциясенең сигезенче, йомгаклау атнасы башлануын шатланып игълан итәбез. Су-ул тормыш һәм иминлек чыганагы,һәм безнең потенциалда аның чисталыгы һәм киләчәк буыннар өчен һәркем файдалана алырлык булуы турында кайгырту. Чиста су ни өчен мөһим? Чиста су сәламәтлек һәм иминлек нигезе булып тора. Ул эчү өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм табигый экосистемаларны саклау өчен дә кирәк. Шуңа да карамастан, сулыкларның пычрануы һәм Чиста су җитмәү иң җитди экологик проблемаларның берсе булып кала. Тау астында Чиста инеш ага. Бу җирдән Салкын чишмә бәреп чыга. Күпербаш балалар бакчасында тәрбияләнүче 13 бала чишмә янына җыелды. Алар аны чүп-чардан чистартырга булдылар. Хәзер инде чишмә суы ташлар буйлап күңелле генә ага. Яхшы су эчегез, кешеләр! Онытмагыз, сезнең һәр гамәлегез дөньяны яхшы якка үзгәртә ала. Әйдәгез бергәләп чиста суга һәм сәламәт экологиягә таба бер адым ясыйк! #эковесна2026 #МинекологияРТ #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
2026 елның 21 мае
9 фото
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Арча үзәк китапханәсендә үткәрелә торган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм акциясендә бүген мөхтәрәм кунаклар да катнашты: Татарстан Язучылар берлегенә иң беренчеләрдән булып кабул ителгән төрек тәрҗемәчесе, Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән, күп шигырьләрен яттан белүче Фатиһ Кутлу, якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиhангирова. Фатиһ бәй Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укыды, анализлады, җырлап та күрсәтте. Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Кардәшлек кадере” китабын тәкъдим итте. Төрек телендә җырлар, биюләр, төрек халык уен коралларында милли көйләр башкарды. Сания Әхмәтҗанова һәм Шәмсия Җиһангирова Г.Тукай иҗатына, туган телебезнең киләчәгенә, милли гореф-гадәтләребезгә карата фикерләрен җиткереп чыгышлар ясадылар. Арча педагогика көллияте студентлары Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чарада районыбыз китапханәчеләре, татар теле укытучылары, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият яратучы райондашларыбыз катнашты.
2026 елның 21 мае
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International