Бүген без Кушлавыч мәктәбе укучылары белән су буйларын чүп-чардан арындыруны дәвам иттек. Сулыклар - табигать байлыгы. Ә табигать - безнең яшәү чыганагы. Әмма без үзебез дә аңлап бетермәстән, шул байлыгыбызны юкка чыгарабыз. Бу экологияне пычратуда күренә. Шул сәбәпле елга-күлләр корый, сазлыкка әверелә, чишмәләр юкка чыга. Сулыкларны саклау, яклау, пычратмау - кешелекнең төп бурычы. Безгә бирелгән шушы нигъмәтнең кадерен белеп яшәү өчен изге эшләр башкарырга, күңелләрне сафландырып торырга гына кирәк. Елга ярларында аунап яткан чүпләр дә үзеннән-үзе хасил булмый. Аларны кешеләр барлыкка китерә. Әйдәгез әле, бүгеннән башлап, көнкүреш калдыкларын яр буйларына ташламыйк, табигатьне саклыйк!

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International