Табигатьтә чүп җыю әйләнә-тирә мохитне һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауның мөһим аспекты булып тора. Җиргә , суга һәм һавага ташланган калдыклар экосистема һәм кешеләр сәламәтлеге өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. "ЭКОяз - 2026" республика конкурсы кысаларында – 8 нче атна - " Чиста су"девизы астында үтә. Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары сулыкның яр буе территорияләрен чистартуда актив катнаштылар. Бу акция белән балалар ял иткәннән соң, балык тотканнан соң чүп-чарны җыярга кирәклеген аңлаттылар.

2026 елның 22 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International