«ЭкоЯз-2026» Республика конкурсы кысаларында сигезенче атна «Чиста су» девизы астында уза. Төп бурыч-планетада яшәүче һәр кешегә Җирдә тереклекне саклап калу өчен су ресурсларының гаять мөһим булуын искә төшерү. Бүген акциягә Сикертән авылыннан Аглуллиннар гаиләсе дә кушылды. Алар гаилә белән чишмә кырыйларын җыештырдылар, чүп үләннәреннән арындырдылар. Кешенең табигатькә акыллы һәм сакчыл мөнәсәбәте планетабызның гомерен озайтачак. Әгәр безнең һәркайсыбыз суның чисталыгын кайгыртса, бөтен җирдә чиста су күбрәк булачак. Шуңа күрә суга сак карарга өйрәнү бик мөһим.

2026 елның 22 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International