«ЭКОЯЗ-2026» республикакүләм бәйге тәмамланып килә. Аның кысаларында узган «Чиста су» акциясендә Мөндеш балалар бакчасы аеруча активлык күрсәтте. Бердәм команда авылның территориясендәге чишмәләрне һәм елга ярларын чүп-чардан чистартты. Бу кирәкле эшкә кушылып, алар табигатькә ярдәм иттеләр, чишмәләргә, яр буендагы сулыкларга яңа тормыш та бүләк иттеләр. Ә бергәләп башкарган эш һәркайсыбызга зур шатлык китерә бит. Чарада барлыгы 26 кеше катнашты. #ЭКОВЕСНА2026 #ЭКОЯЗ2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ

2026 елның 22 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International