Карар 14.03.2019 №227 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнарына һәм норматив хокукый актларына үзгәреш кертү мониторингы үткәрү турында Нигезләмә раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларга үзгәреш кертү мониторингы үткәрү буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү максатында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Арча район Советы карар чыгарды:

 1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнарына һәм норматив хокукый актларына үзгәреш кертү мониторингы үткәрү турында бирелгән Нигезләмәне расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына:

үз нормаларын чыгару эшчәнлегендә әлеге Карарның 1 нче пунктында расланган Нигезләмәгә таянып эш итәргә;

әлеге Нигезләмә үтәлеше өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә;

җаваплы итеп билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи күрсәтмәләренә тиешле үзгәрешләр кертергә.

3. Муниципаль норматив хокукый актлар законнарга, муниципаль берәмлекләрнең уставларына туры килүен системалы рәвештә тикшереп торуны тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы составына кергән җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына  мониторинг үткәрүне күздә тотучы муниципаль норматив хокукый актлар кабул итәргә тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставында билгеләнгән тәртиптә халыкка җиткерергә, шулай ук Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башлыгы урынбасары һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә йөкләргә.

6. Әлеге карар аны рәсми рәвештә бастырганнан соң ун көн үткәч үз көченә керә.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы башлыгы                            И.Г.Нуриев                                                                                                        

doc
Скачать текст
DOC, 75.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International