Карар 14.03.2019 №230 "2018 елның 13 октябрендәге 199 нчы номерлы Арча район Советы карары (2019 елның 1 февралендәге 220 нче номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) белән расланган «Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында» Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында"

2018 елның 27 декабрендәге 559-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыру һәм алар эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» Федераль Законының 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль Законы һәм 2019 елның 14 февралендәге 16-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасы хисап палатасы турында» Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә һәм Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турындагы Кодексының 15 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:

1. 2018 елның 13 октябрендәге 199 нчы номерлы Арча район Советы карары (2019 елның 1 февралендәге 220 нче номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 10 бүлекне түбәндәге эчтәлектәге 10.5 пукнты белән тулыландырырга:

«10.2.1. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы рәисе, муниципаль берәмлек башлыгы, җирле хакимият башлыгы, билгеләнгән муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә (әти-әниләре, хатыны, ире, балалары, абыйлары, апалары, энеләре, сеңелләре, хатыны яки иренең әти-әнисе, балалары, балаларының ире яки хатыны) торган очракта гражданин муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе, рәисе урынбасары һәм аудиторы вазыйфаларына билгеләнә, ә муниципаль хезмәткәр муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе, рәисе урынбасары һәм аудиторы булып эшли алмый.».

2. Бу карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырырга.

3. Бу карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 38.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International