Карар 18.04.2019 №244 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә ниятләнелә торган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмә раслау турында»"

«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнар, «Россия Федерациясендә ниятләнелә торган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү турында Нигезләмә раслау турында» 2000 елның 16 маендагы 372 нче номерлы Россия Федерациясенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Дәүләт комитеты боерыгы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:

1. Кушымта булып бирелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә ниятләнелә торган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында Нигезләмәне расларга.

2. Карар рәсми рәвештә бастырып чыгарган көннән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) бастырырга.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 98.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International