Карар 18.04.2019 №245 "2011 елның 26 декабрендәге 98 нче номерлы «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32¹ маддәсе нигезендә җир кишәрлекләрен түләүсез алуга хокуклы булган гражданнар исемлеген әзерләү тәртибе турында»гы Арча район Советы Карарына үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Торак кодексына туры китерү максатында Арча район Советы карар чыгарды:

1. 2011 елның 26 декабрендәге 98 нче номерлы  «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32¹ маддәсе нигезендә җир кишәрлекләрен түләүсез алуга хокуклы булган гражданнар исемлеген әзерләү тәртибе турында»гы Арча район Советы Карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 3 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «3. Әлеге Тәртипнең 2 нче пунктында күрсәтелгән гражданнар шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу яки бу гражданнарның шәхси милке булып торган торак йорт урнашкан җир кишәрлеген аларга тапшыру хокукыннан бер тапкыр файдалана ала. Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 нче маддәсе 3 нче пунктында каралган нигезләр буенча җир кишәрлегенә ия булган балаларның балигъ булганнан соң әлеге нигезләр буенча җир кишәрлеген бер тапкыр түләүсез алуга (тапшыруга) хокукы саклана.»;

  1. 9 нчы пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«9. Гариза язма рәвештә яки, гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен кулланып, электрон документ формасында  турыдан-туры вәкаләтле җирле үзидарә органына яки күпфункцияле үзәк аша тапшырылырга мөмкин.»

3) 14 нче пунктны түбәндәге эчтәлектәге 7 нче подпункт белән тулыландырырга:

«7) гаилә кору турында таныклык (әти-әниләре рәсми никахта торган очракта).»;

4) 17 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«17. Гариза кергән көннән соң бер ай вакыт эчендә вәкаләтле җирле үзидарә органы гариза бирүчене шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу яки бу гражданнарның шәхси милке булган торак йорт урнашкан җир кишәрлеген аларга тапшыру хокукыннан бер тапкыр файдалана ала торган гражданнар исемлегенә кертү турында карар кабул итә һәм әлеге гражданнарга шәхси исәп номеры бирә.»;

5) 18 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«18. Гариза тапшырган көннән соң бер ай вакыт эчендә гариза бирүче әлеге Тәртипнең 14 нче пукнтында карарлган документларны тапшырмаган очракта яки гариза бирүче китергән документлар аның шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу яки бу гражданнарның шәхси милке булган торак йорт урнашкан җир кишәрлеген аларга тапшыру хокукын расламаган очракта вәкаләтле җирле үзидарә органы исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар кабул итә.»;

6) 19 нчы пукнтны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«19. Гариза бирүчене шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир кишәрлеге) алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу яки бу гражданнарның шәхси милке булган торак йорт урнашкан җир кишәрлеген аларга тапшыру хокукыннан бер тапкыр файдалана ала торган гражданнар исемлегенә кертү яки исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар вәкаләтле орган тарафыннан әлеге карар кабул ителгән көннән соң өч көн эчендә гариза бирүче адресына җибәрелә.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:parvo.tatarstan.ru) бастырырга һәм Арча муниципаль районының рөсми сайтында халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны социаль мәсьләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы

башлыгы, Арча район Советы рәисе                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International