Карар 18.04.2019 №246 "Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую тәртибе турында Нигезләмә раслау турында "

Мемориаль такталарны проектлауны, эшләүне һәм куюны тәртипкә китерү, тарихта билгеле вакыйгаларны һәм казанышлары белән Арча муниципаль районына, Татарстан Республикасына һәм Россия Федерациясенә файда китергән шәхесләрне мәңгеләштерү турында карар кабул итү критерийларын билгеләү максатында, «Татарстан Республикасында мемориаль такталар кую тәртибе турында Нигезләмә раслау турында» 2002 елның 01 апрелендәге 163 нче номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына нигезләнеп, Арча район Советы карар чыгарды:

1. Кушымта буенча Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую тәртибе турында Нигезләмәне расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетына Мемориаль такталар буенча Комиссия турында Нигезләмә эшләргә, аның составын билгеләргә һәм расларга.

3. Авыл һәм шәһәр җирле үздарә органнарына әлеге карар белән расланган  Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую тәртибе турында Нигезләмәгә таянып эш итәргә тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы белән билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарырга һәм Интернет телкоммуникация челтәрендә Татарсатн Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының социаль мәсьләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе,

Арча муниципаль районы башлыгы                                    И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 65.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International