Карар 18.04.2019 №247 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләре бюджетына җирлектәге чыгым йөкләмәләрен башкаруны финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында»"

Профессиональ керемгә салым буенча салым потенциалын үстерүне стимуллаштыру максатында Татарстан Республикасы Арча муниципаль район Советы карар чыгарды:

1. Бирелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләре бюджетына җирлектәге чыгым йөкләмәләрен башкаруны финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү Тәртибен расларга.

2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Ф.Р.Исмәгыйлевка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы Башлыгы,

Район советы Рәисе                                                                         И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 48.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International