Карар 19.06.2019 №249 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләү турында Нигезләмә раслау турында"

 «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турында кодексы нигезендә, Арча муниципаль районы Уставы белән җитәкчелек итеп, Арча район Советы карар чыгарды:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләү турында Нигезләмәне расларга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советы аппарат җитәкчесе Р.Н.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 69.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International