Карар 19.06.2019 №250 "Арча район Советының 2016 елның 16 августындагы 70 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы турында Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында (2017 елның 5 апрелендәге 119 номерлы, 2016 елның 10 ноябрендәге 79 номерлы үзгәрешләр белән)"

Арча район Советы Карар бирә:

1.      Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы турындагы Нигезләмәнең 2.3 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

2.3. Совет түбәндәге вазыйфаларны башкара:

- федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар, башка органнар һәм оешмалар эшчәнлегенә иҗтимагый контрольлек итә;

- Арча муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыруда катнаша;

- үз вәкаләтләре  чикләрендә коррупцион гамәлләр кылуны тыюга һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү алымнарын булдыруга  ярдәм итүче шартларны һәм сәбәпләрне ачыклый;

-районның үсеш программалары, муниципаль хокукый актлар проектларын төзи  һәм җирле үзидарә органнарына тиешле тәкъдимнәр кертә;

- муниципаль берәмлекнең аеруча кискен торган  проблемаларын чишү буенча башка оешмалар белән берлектә конференцияләр, семинарлар, киңәшмәләр оештыра һәм үткәрә;

- кабул ителә торган карарларны нигезләү өчен оешмалардан үз вәкаләтләре  турында  мәгълүмат соратып ала;

-җирле үзидарә органнарының халык белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә;

-халыкның иҗтимагый фикерен өйрәнә;

- халыкка әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла  торган чаралар турында хәбәр итә;

- район халкын  иҗтимагый Советның эшчәнлеге белән даими  таныштырып тора;

- район халкына  иҗтимагый Совет куйган  максатларга ирешүгә һәм куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән инициатив чаралар оештыруда практик ярдәм күрсәтә.

Совет үзенә билгеләнгән йөкләмәләр  кысасында  оешмаларның  хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне гамәлгә ашырган очракта:

- хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәреләчәк  оешмалар (учреждениеләр) исемлеген билгели;

- хезмәт күрсәтүнең  сыйфаты турында мәгълүмат җыю, гомумиләштерү һәм анализлауны гамәлгә ашыручы оешма өчен техник бирем эшләү буенча тәкъдимнәрбилгели ( алга таба-оператор),  операторның хезмәт күрсәтү буенча  башкарма орган белән төзеләчәк контрактларының документаль проектларын эшләүдә катнаша;

- кирәк булган очракта оешмаларның  хезмәт күрсәтү  сыйфатын бәяләү критерийларын билгели (федераль законнарда билгеләнгән гомуми критерийларга өстәмә рәвештә);

- халыкның иҗтимагый фикерен  ачыклау, гомумиләштерү һәм анализлау эшен башкара, социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның, шул исәптән һөнәри берләшмәләр һәм башка экспертлар тарафыннан формалаштырылган  социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның  рейтингларын төзү  эшен оештыра;

- оешмаларның хезмәт күрсәтү  сыйфаты турындагы бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен һәм хезмәт күрсәтүнең  сыйфатын яхшырту  буенча тәкъдимнәрен башкарма органга җибәрә.»

2.      Әлеге Карарны Татарстан Республикасының  хокукый мәгълүматлар  рәсми порталында  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча бастырып чыгарырга: http://pravo.tatarstan.ru. Шулай ук Арча муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга : http://arsk.tatarstan.ru.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны район башлыгы урынбасары Г. Ф. Гариповага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

 район Советы  рәисе                                                               И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 22.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International