Карар 19.06.2019 №254 "«Арча муниципаль район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 295 нче номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында»"

«Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр Контроль-хисап органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында» 2011 елның 07 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законга, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексына һәм Арча муниципаль районы Уставына туры китерү максатында Арча район Советы карар чыгарды:

1. Арча муниципаль район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 295 нче номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

а) 2 өлешне түбәндәге эчтәлектәге 5 пункт белән тулыландырырга:

«5. Әлеге маддәнең 3 өлеше белән каралган нигез булу»;

б) түбәндәге эчтәлектәге 2.11 өлеше белән тулылындырырга:

«2.1. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы рәисе, муниципаль берәмлек башлыгы, җирле хакимият башлыгы, билгеләнгән муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә (әти-әниләре, хатыны, ире, балалары, абыйлары, апалары, энеләре, сеңелләре, хатыны яки иренең әти-әнисе, балалары, балаларының ире яки хатыны) торган очракта гражданин муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы аудиторы вазыйфаларына билгеләнә, ә муниципаль хезмәткәр муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы аудиторы булып эшли алмый.»

в) 3 өлештә «һәм ирләренең яки хатыннарының балалары» сүзләрен «, ирләренең яки хатыннарының балалары һәм балаларының ирләре яки хатыннары» дип алыштырырга;

г) түбәндәге эчтәлектәге 6 өлеш белән тулыландырырга:

«6. Контроль-хисап палатасы рәисе һәм аудиторы үз чыгымнары турында, шулай ук җир кишәрлеге сатып алуның һәр килешү буенча ирнең (хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары, ел дәвамында  хатыны (ире) һәм (яки) балигъ булмаган балалары тарафыннан кылынган башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләре (катнашу өлешләре оешмаларның устав (склад) капиталларындагы пайларының, алдан бирелгән мәгълүмат (алга таба – хисап чоры) чыгымнары, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы хисап чорына кадәрге өч ел эчендә әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) гомуми кеременнән һәм акча алу чыганакларыннан артып китсә, үз чыгымнары турында белешмәләр Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында һәм алар нигезендә кабул ителә торган Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә белешмәләр бирергә тиеш.»

д) түбәндәге эчтәлектәге 7 өлеш белән тулыландырырга:

«7. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә Контроль-хисап палатасы рәисенә һәм аудиторына муниципаль вазифаларны  башкару  белән бәйле чикләүләр, йөкләмәләр билгеләнә.».

2) 7 маддәнең 5 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5. Муниципаль  берәмлекнең вәкиллекле  органы карары нигезендә Контроль-хисап палатасы рәисе һәм аудиторы түбәндәге очракларда вазыйфаларыннан азат ителә:

1) вәкаләтләре вакыты чыгу;

2) вафат булу;

3) «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр Контроль-хисап органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында» 2011 елның 07 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законның 8 маддәсе 5 пункты белән каралган очракларда;

4) «Коррупциягә каршы тору» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган очракларда.»

3) 14 маддәне түбәндәге эчтәлектәге 2 өлеш белән тулыландырырга:

«2. Контроль-хисап палатасы аудиторы:

1) Контроль-хисап палатасы рәисе югында аның вазыйфаларын башкара;

2) контроль һәм эксперт-аналитик чаралар җитәкчесе була ала;

3) Контроль-хисап палатасы регламенты нигезендә башка вазыйфалар башкара.».

4) 15 маддәне түбәндәге эчтәлектәге 4.1 өлеше белән тулыландырырга:

«4.1. Контроль –хисап палатасы рәисе һәм аудиторы «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында аерым категорияләрдәге затларга счетлар (кертемнәр) ачуны һәм урнаштыруны, акча һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны һәм чит ил финанс инструментларына ия булу һәм (яки) файдалану турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны үтәргә тиеш».

2. Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Сафиуллина Надия Равиловнага юридик затлар турында мәгълүматларга үзгәрешләрне дәүләт теркәве вакытында гариза бирүче буларак чыгыш ясарга һәм Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы турында Нигезләмәгә үзгәрешләрне РФ Федераль салым инспекциясенең ТР буенча 18 нче номерлы районара инспекциясендә теркәргә.

3. Әлеге карарны Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Ф.Гариповага йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

 

docx
Скачать текст
DOCX, 36.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International