Карар 19.06.2019 №255 ««Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең бердәнбер башкарма орган буларак түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүгә яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүенә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмә раслау турында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 нче номерлы Арча район Советы Карарына үзгәрешләр кертү турында»

«Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең бердәнбер башкарма орган буларак түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүгә яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүенә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмә раслау турында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 нче номерлы Арча район Советы Карарына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль  законга туры китерү максатында Арча район Советы карар чыгарды:

1. «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең бердәнбер башкарма орган буларак түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүгә яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүенә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмә раслау турында» 2017 елның 27 сентябрендәге 142 нче номерлы Арча район Советы Карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең бердәнбер башкарма орган буларак түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүгә яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүенә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмәнең 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Әлеге Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәренең бердәнбер башкарма орган буларак түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән идарә итүгә яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүенә эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибе турында Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә, муниципаль хезмәткәрләр) «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законының 14 маддәсе 1 бүлеге 3 пунктына нигезләнеп эшләнде һәм муниципаль хезмәткәрләрнең түләүсез нигездә иҗтимагый оешмалар, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативлары, торак милекчеләре ширкәтләре белән идарә итүгә (алга таба –  муниципаль хезмәткәрләрнең түләүсез нигездә коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашуы) эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленнән рөхсәт алу тәртибен билгели.».

2. Әлеге Карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы Башлыгы,

Арча район Советы Рәисе                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 42.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International