Карар №260 20.08.2019 "Арча район Советының "Җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында” 2019 елның 18 апрелендәге 247 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советы карар бирде:

1. Арча район Советының «Җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» 2019 елның 18 апрелендәге 247 номерлы карары белән расланган җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 3 пунктта “үткән кварталдан соң килә торган айның 30 числосына кадәр” сүзләрен “ай саен” сүзенә алмаштырырга;

- 6 пунктның беренче һәм дүртенче абзацларында “квартал” сүзен “ай” сүзенә алмаштырырга.

2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесе  җитәкчесе Ф.Р. Исмәгыйлевка йөкләргә.

  3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

 

doc
Скачать текст
DOC, 51.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International