Карар №263 20.08.2019 "Арча район Советының 2012 елның 17 февралендә чыккан «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибен раслау турында "гы 115нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Федераль законнарга туры китерү максатыннан, Россия Федерациясе Җир кодексының 23нче статьясы, 2003 елның 6 октябрендәге "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15нче статьясы, Татарстан Республикасы Җир кодексының 5нче статьясы, 2004 елның 28 июлендәге "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 16 нчы статьясы һәм 2011 елның 12 августындагы "Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында"гы 660 нчы номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 2 нче пунктына нигезләнеп,  Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының 2012 елның 17 февралендәге «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибен раслау турында» 115 нче номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

  1) 1нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендәге җир кишәрлекләренә  карата Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар (алга таба - ачык сервитут) билгеләү һәм туктату процедуралары, Россия Федерациясе Җир кодексының V_7 бүлегендә каралган очраклардан тыш, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җир законнары нигезендә  әлеге Тәртип буенча җайга салына.”

2) 3нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Ачык сервитут:

1) җир кишәрлеге аша, шул исәптән гомуми файдаланудагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның җәяү яисә транспортта ирекле үтүен тәэмин итү өчен;

2) җир кишәрлегендә ызан тамгалары, дәүләт геодезия челтәрләренең геодезия пунктлары, гравиметрия пунктлары, нивелир пунктлар һәм аларга керү юлларын урнаштыру өчен;

3) җир кишәрлегендә дренаж эшләре үткәрү өчен;

4)су  объектларыннан  һәм су эчерү урыннарыннан  су алу өчен;

5) җир кишәрлеге аша авыл хуҗалыгы хайваннарын куу өчен;

6) җир кишәрлекләрендә билгеләнгән тәртиптә  җирле шартларга һәм гореф-гадәтләргә туры килә торган вакытта  печән чабу, авыл хуҗалыгы хайваннарын көтү өчен;

7) җир кишәрлегеннән ау һәм балыкчылык, аквакультура (балыкчылык алып бару) максатларында файдалану өчен билгеләнә.

3) 4 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4. Ачык сервитутлар дәүләт кадастр исәбенә  кергән  җир кишәрлекләренә карата билгеләнә.

Ачык сервитут  яңа  оешкан җир кишәрлегенә аны бирү вакытында, элек оешкан җир кишәрлегенә  ачык сервитут үткәрү  ихтыяҗы тугач билгеләнә ала.»;

4) 15нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«15. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрен тәэмин итүче ачык сервитутларны билгеләү һәм туктатуга, шул исәптән ачык сервитутны дәүләт теркәвенә алуга, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү белән бәйле чыгымнарның тиешле түләвен түләүгә, җирнең  хокук иясенә килгән зыянны  каплауга  бәйле чыгымнарны финанслау Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.

Ачык сервитут билгеләү мәсьәләсе буенча иҗтимагый тыңлаулар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау аны билгеләүне  оештыруны башлап йөрүче (башлап йөрүчеләр) акчасы исәбеннән, шул исәптән ачык сервитут билгеләү турында үтенеч юллаучы зат акчасы исәбеннән гамәлгә ашырыла.»;

5) 16 нчы пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«16. Ачык сервитут билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве үткәннән соң үз көченә керә.

Ачык сервитут Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының билгеләнгән вакыт үткәннән соң яисә сервитутта билгеләнгән җәмәгать ихтыяҗлары булмаган очракта вакытыннан алда ачык сервитутны туктату турындагы карары белән, ачык сервитутны билгеләү тәртибендә, яисә суд карары нигезендә туктатыла.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының ачык сервитутны туктату турындагы карары, шул исәптән вакытыннан алда туктату турында да, ачык сервитутны туктату күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлгән көннән үз көченә керә.»;

5) 29 нчы пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«29. Сервитут күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына теркәлгәннән соң, сервитут белән авырайтылган җирнең хуҗасы, сервитут билгеләү җирдән файдалануда җитди кыенлыклар тудырган очракта, аның өчен тиешле түләү таләп итәргә хокуклы.»

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында  http://arsk.tatarstan.ru. адресы буенча бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советы аппараты җитәкчесе Р.Н.Галимуллинга йөкләргә.

docx
Скачать текст
DOCX, 20.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International