Карар №264 "Арча район Советының 2012 елның 17 маендагы 134 номерлы карары (2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 117 номерлы үзгәрешләре белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендәге җирләрдән файдалануны җир контролендә тоту турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"

Арча район Советының 2012 елның 17 маендагы  134 номерлы карары  (2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 117 номерлы үзгәрешләре белән)  белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендәге җирләрдән файдалануны җир контролендә тоту турындагы Нигезләмәне  Россия Федерациясе Җир кодексының 72 статьясы,  2003 елның 6 октябрендәге "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" гы  131-ФЗ номерлы Федераль закон, 2008 елның 26 декабрендәге "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында" 294-ФЗ номерлы Федераль законнарына туры китерү максатыннан Татарстан Республикасы Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының 2012 елның 17 маендагы  134 номерлы карары  (2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 117 номерлы үзгәрешләре белән)  белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендәге җирләрдән файдалануны җир контролендә тоту турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматлар  рәсми порталында (prаvo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районының Җир  һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 213.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International