Карар №266 20.08.2019 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм (яки) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләү яисә файдалану өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән муниципаль мөлкәтне, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга мөлкәт ярдәме күрсәтү максатларында, 2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясына, 2007 елның 24 июлендәге «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясына таянып, Арча муниципаль район Советы КАРАР бирде:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм (яки) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләү яисә файдалану өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән  муниципаль мөлкәтне, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш)  арендага бирү Тәртибен расларга (кушымта итеп бирелә).
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм (яки) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләү яисә файдалану өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) муниципаль мөлкәтне, шул исәптән җир кишәрлекләре (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш)  Исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен расларга (кушымта итеп бирелә).

  3.Әлеге карар Татарстан Республикасы “Интернет” мәгълүмати- телекоммуникация челтәрендәге Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

     4.Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә

5. Әлеге карарның үтәлешен Арча муниципаль районының  Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И.Игнатовка йөкләргә.

 

doc
Скачать текст
DOC, 121.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International