Карар 19.09.2019 №269 «Арча район Советының 2016 елның 7 апрелендәге 47 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында»

Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән идарә итү структурасын камилләштерү, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1.      Арча район Советының 2016 елның 7 апрелендәге 47 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты структурасына (алга таба- Башкарма комитет структурасы) түбәндәге үзгәреш кертергә:

- Башкарма комитет структурасыннан "башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары" вазыйфасын алырга.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

3.Әлеге карарны Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                      И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 39.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International