Карар 19.09.2019 №270 «Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 237 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класс чиннары бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, муниципаль хезмәттә эш стажын билгеләү һәм хезмәт елларын исәпләү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында»

Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класс чиннары бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт елларын исәпләү  буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

          1. Арча район Советының 2019 елның 14 мартындагы 237 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә аттестация үткәрү, класс чиннары бирү өчен квалификация имтиханнары кабул итү, муниципаль хезмәттә эш стажын билгеләү һәм муниципаль хезмәт елларын исәпләү буенча  комиссия (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

          - Комиссия составыннан Э. М. Фәйзрахманованы чыгарырга;

-Комиссия составына комиссия секретаре сыйфатында Арча муниципаль    районы башкарма комитеты аппаратының гомуми оштыру бүлеге баш белгече А.Ф. Хәкимҗанованы  кертергә. 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советы аппараты җитәкчесе Р.Н.Галимуллинга йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                   И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 15.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International