Карар 19.09.2019 №34 «Арча район Советының 2014 елның 5 апрелендәге 257 номерлы карары (2016 елның 12 июлендәге 66 номерлы үзгәреш белән) белән расланган Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында»

Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районында вакантлы идарә итү вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатларында, Арча район Советы КАРАР бирде:

         1. Арча район Советының 2014 елның 5 апрелендәге 257 номерлы карары (2016 елның 12 июлендәге 66 номерлы үзгәреш белән) белән расланган Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру  буенча комиссия (алга таба–Комиссия) составына үзгәрешләр кертергә һәм  аны кушымта итеп бирелгән яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Ф. Гариповага йөкләргә. 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 16.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International