Карар 19.09.2019 №34 ««Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль вазыйфалар биләүче затларының һәм муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи хәлләренә яки хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу), сатудан кергән акчаларны исәпкә алу тәртибе турында” Арча район Советының 2014 елның 17 февралендәге 248 номерлы карарына (2018 елның 14 августындагы 186 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында»

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы КАРАР бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль вазыйфалар биләүче затларының һәм муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи хәлләренә яки хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу), сатудан кергән акчаларны исәпкә алу тәртибе турында”  Арча район Советының 2014 елның 17 февралендәге 248 номерлы карарына (2018 елның 14 августындагы 186 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Карарның исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль вазыйфалар биләүче затларының һәм муниципаль хезмәткәрләренең беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм катнашулары хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, аны сату (сатып алу) һәм  сатудан кергән акчаларны исәпкә алу тәртибе турында»;

1.2. Карарның кереш өлешендә “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 9 гыйнварындагы 10 номерлы “Аерым категория затларның вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алуы турында хәбәр итү,  бүләкне тапшыру һәм бәяләү,  аны сату (сатып алу) һәм  сатудан кергән акчаларны исәпкә алу тәртибе турында” карары белән” сүзләрен “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 9 гыйнварындагы 10 номерлы “Аерым категория затларның беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм катнашулары хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле башка рәсми чараларга бәйле рәвештә  бүләк алуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү,  аны сату (сатып алу) һәм  сатудан кергән акчаларны исәпкә алу тәртибе турында” карары белән” сүзләренә  алмаштырырга.

1.3. Карарның 1 пунктында «вазыйфаи хәлләренә яки хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алуы турында» сүзләрен «беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм  хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алуы турында» сүзләренә алмаштырырга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль вазыйфалар биләүче затлары һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан аларның хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү,  аны сату (сатып алу) һәм сатудан кергән акчаларны  исәпкә алу турында Нигезләмәне яңа кушымта редакциясендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль  муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                     И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 108.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International