“Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” Федераль законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 1 июлендәге 155-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә һәм Арча районы Прокуратурасының 2017 елныың 28 сентябрендәге 02-08-02-83/17 номерлы ризасызлыгын карап, Арча район Советы КАРАР бирде:
1. Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224 номерлы карары (2011 елның 4 июлендәге 57 номерлы, 2012 елның 17 маендагы 137 номерлы, 2015 елның 28 маендагы 342 номерлы, 2016 елның 12 июлендәге 61 номерлы, 2017 елның 10 ноябрендәге 152 номерлы карарлары редакциясендә) белән расланган Арча муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
А) Нигезләмәнең 1.4. пунктын түбәндәге редакциядә бирергә:
«1.4. Муниципаль милекне сатып алучылар булып түбәндәгеләрдән кала төрле физик һәм юридик затлар торырга мөмкин:
- дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш;
- "Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында" 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законда каралган очраклардан кала, устав капиталында Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр өлеше 25 проценттан артып киткән юридик затлардан тыш;
- Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан расланган салым салуның ташламалы режимын бирүче һәм (яки) финанс операцияләре (офшор зоналар) (алга таба-офшор компанияләр) үткәргәндә Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә мәгълүмат ачуны һәм тапшыруны күздә тотмаган һәм үзләренең отышлы сатып алучылары, бенефициар хуҗалары һәм контрольдә тотучы затлар турында мәгълүмат ачмый һәм тапшырмый торган дәүләт яки территория теркәлү урыны булып торган юридик затлардан тыш.
"Контрольлек итүче зат" төшенчәсе 2008 елның 29 апрелендәге 57-ФЗ номерлы "Ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү өчен стратегик әһәмияткә ия булган хуҗалык җәмгыятьләренә чит ил инвестицияләрен гамәлгә ашыру тәртибе турында" Федераль законның 5 статьясында күрсәтелгән мәгънәдә кулланыла. "Отышлы сатып алучы" һәм "бенефициар хуҗа" төшенчәләре 2001 елның 7 августындагы 115-ФЗ номерлы "Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (юдыртуга) һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турында" Федераль законның 3 статьясында күрсәтелгән мәгънәләрдә кулланыла.