Карар 24.10.2019 №276 "Арча муниципаль районы Советының Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына (2014 елның 19 июлендәге 277 номерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 10 номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 166 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы Советы КАРАР бирде:

 

1. Арча муниципаль районы Советының «Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Советының 2014 елның 19 июлендәге 277 номерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 10 номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 166 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 

1.1 9 статьяның 4 пунктындагы алтынчы абзацында «бюджет акчаларының баш администраторлары» сүзләрен «бюджет акчаларын баш бүлүчеләр, бюджет керемнәренең баш администраторлары, бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары (алга таба – бюджет акчаларының баш администраторлары) сүзләренә алмаштырырга, «эчке финанс контроле һәм» сүзләрен төшереп калдырырга;

 

 1.2   9 статьяның 10 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«10. Бюджет процессында аерым катнашучыларның эчке финанс аудитын оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча бюджет вәкаләтләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә билгеләнә.»;

 

1.3 13.3 статьясын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
 

«13.3 нче статья. Район бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары»

Район бюджеты кытлыгын эчке финанслау чыганаклары составына:

номиналь бәясе Россия Федерациясе валютасында күрсәтелгән муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштырудан килгән акчалар һәм аларны түләүгә юнәлдерелгән акчалар арасындагы аерма;

Россия Федерациясе валютасында кредит оешмаларының Район тарафыннан җәлеп ителгән һәм түләнгән кредитлары арасындагы аерма;

Район бюджетына Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетлары тарафыннан Россия Федерациясе валютасында җәлеп ителгән һәм түләнгән бюджет кредитлары арасындагы аерма;

гамәлдәге финанс елы дәвамында җирле бюджет акчаларын исәпкә алу счетларында калган акчаларны үзгәртү;

бюджет кытлыгын эчке финанслауның башка чыганаклары керә.         

Район бюджеты кытлыгын эчке финанслауның башка чыганаклары составына:

Район милкендә булган акцияләрне сатудан  һәм капиталның  башка формаларында катнашудан кергән акча;

Район бюджеты акчалары буенча курс аермасы;

муниципаль гарантияләрне үтәү гаранты  принципалга карата регресс таләп хокукын барлыкка китерсә, яисә бенефициарның принципалга карата таләбе хокуклары гарантка биреп тору очрагында, Россия Федерациясе валютасында Район гарантиясен үтәү өчен юнәлдерелгән акчалар күләме;

Россия Федерациясе валютасында районның башка бурыч йөкләмәләрен түләүгә җибәрелә торган акчалар күләме;

Район бюджетыннан юридик затларга бирелгән бюджет кредитларын кире кайтарудан алынган акчалар һәм район бюджетының юридик затларга бирелгән бюджет кредитларының Россия Федерациясе валютасы суммасы арасындагы аерма;

Район бюджетыннан Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларына бирелгән бюджет кредитларын кире кайтарудан алынган акчалар белән район бюджетыннан Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларына бирелгән бюджет кредитлары суммасы арасындагы аерма;

Район бюджеты акчаларын исәпкә алу буенча бердәм счетта калган акчалар белән идарә итү операцияләрен башкарганда Район бюджеты акчаларын исәпкә алу буенча бердәм счеттан күчерелгән акчалар һәм район бюджеты акчаларын исәпкә алу буенча бердәм исәп-хисап счетына кертелгән акчалар арасындагы аерма керә.

Район бюджетының гамәлдәге финанс елы башына калган акчалары хисап финанс елында файдаланылмаган муниципаль юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмендә муниципаль юл фондының гамәлдәге финанс елына бюджет ассигнованиеләрен үстерүгә юнәлдерелә, шулай ук Район Советының хокукый акты белән билгеләнгән күләмдә агымдагы финанс елында вакытлыча касса өзеклекләрен каплауга һәм район исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар буенча әлеге муниципаль контрактларның шартлары нигезендә түләүләре финанс хисап елында булырга тиешле товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен үстерүгә, Район бюджеты турында карарда билгеләнгән очракларда финанс белән тәэмин итү чыганагы күрсәтелгән субсидияләр булган субсидия алучыларның акчалата йөкләмәләрен шушы максатларга файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре суммасыннан артмаган күләмдә түләү өчен кирәкле сумма чикләрендә юридик затларга субсидия бирү өчен бюджет ассигнованиеләрен үстерүгә юнәлдерелә.

 Калган акчалар белән идарә итү буенча район бюджеты акчаларын исәпкә алу буенча бердәм счетта операцияләр составына гамәлгә куючысы Район һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Районның финанс-бюджет палатасында шәхси счетлары ачылган оешмаларның акчаларын җәлеп итү һәм кире кайтару кертелә.

Район бюджеты кытлыгын тышкы финанслау чыганаклары составына:

максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында Россия Федерациясеннән чит ил валютасында җәлеп ителгән һәм район тарафыннан түләнгән бюджет кредитлары арасындагы аерма;

гарант тарафыннан муниципаль гарантияләрне үтәү  гарантка принципалга карата регресс таләбе хокукы барлыкка килүгә китергән очракта, Районның муниципаль гарантияләрен үтәүгә юнәлдерелгән максатчан чит ил кредитларыннан файдалану кысаларында Россия Федерациясенә бирелгән чит ил валютасындагы акчалар күләме керә.

 

1.4  14 нче статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

« 14 нче статья. Районның муниципаль бурыч структурасы»

 Районның бурыч йөкләмәләре  түбәндәге йөкләмәләр рәвешендә була ала:

1) Районның кыйммәтле кәгазьләре (муниципаль кыйммәтле кәгазьләр);

2) Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан җирле бюджетка Россия Федерациясе валютасында җәлеп ителгән бюджет кредитлары;

3) Россия Федерациясеннән максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында чит ил валютасында җәлеп ителгән бюджет кредитлары;

4) Район тарафыннан кредит оешмаларыннан Россия Федерациясе валютасында җәлеп ителгән кредитлар;

5) Россия Федерациясе валютасында чагылдырылган Район гарантияләре (муниципаль гарантияләр);

6) Россия Федерациясенә максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында чит ил валютасында бирелгән муниципаль гарантияләр;

7) Россия Федерациясе Бюджет кодексын гамәлгә керткәнче барлыкка килгән һәм муниципаль бурычка кертелгән башка бурыч йөкләмәләре.

Муниципаль бурыч күләменә:

1) муниципаль кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычның номиналь суммасы;

2) Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан җирле бюджетка җәлеп ителгән бюджет кредитлары буенча төп бурыч күләме;

3) кредит оешмаларыннан Район тарафыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча төп бурыч күләме;

4) муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме;

5) Районның түләнмәгән бүтән бурыч йөкләмәләре күләме керә.

Муниципаль эчке бурыч күләменә:

1) йөкләмәләре Россия Федерациясе валютасында белдерелгән муниципаль кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычның номиналь суммасы;

2) йөкләмәләре Россия Федерациясе валютасында белдерелгән Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан җирле бюджетка җәлеп ителгән бюджет кредитлары буенча төп бурыч күләме;

3) йөкләмәләре Россия Федерациясе валютасында белдерелгән кредит оешмаларыннан район тарафыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча төп бурыч күләме;

4) Россия Федерациясе валютасында белдерелгән муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме;

5) районның Россия Федерациясе валютасында түләнмәгән бүтән бурыч йөкләмәләре күләме керә.

Муниципаль тышкы бурыч күләменә:

1) максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында Россия Федерациясеннән район тарафыннан чит ил валютасында алынган бюджет кредитлары буенча төп бурыч күләме;

2) максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында район тарафыннан чит ил валютасындагы муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме керә.

Районның бурыч йөкләмәләре кыска вакытлы (бер елдан кимрәк), уртача (бер елдан алып биш елга кадәр) һәм озак вакытлы (биш елдан алып ун елга кадәр) булырга мөмкин»;

 

1.5  түбәндәге эчтәлекле 14.1. – 14.12.  статьялар өстәргә:

«14.1 нче статья. Районның Россия Федерациясе валютасындагы бурыч йөкләмәләрен туктату һәм аларны муниципаль бурычтан төшереп калдыру”

 

1. Әгәр Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль бурыч йөкләмәсе муниципаль бурыч йөкләмәсенең түләү шартлары белән каралган түләү датасыннан соң килүче датадан соң өч ел эчендә түләүгә тапшырылмаса (кредитор тарафыннан йөкләмәләр шартлары һәм районның муниципаль хокукый актларында билгеләнгән гамәлләр үтәлмәсә), күрсәтелгән йөкләмә тулысынча туктатылган дип санала һәм район вәкаләтле органының муниципаль хокукый актларында башкасы каралмаган булса, муниципаль бурычтан төшереп калдырыла.

Районның муниципаль гарантияләр буенча Россия Федерациясе валютасындагы бурыч йөкләмәләре муниципаль гарантияләрне туктатуга нигез булып торган вакыйгалар (хәлләр) килеп туганда тулысынча туктатылган дип санала һәм күрсәтелгән вакыйгалар (хәлләр) килеп туганда (килеп туу турында мәгълүмат алганда) муниципаль бурычтан төшереп калдырыла.

2. Җирле администрация, әлеге статьяның 1 пунктындагы беренче абзацында күрсәтелгән сроклардан соң, Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль бурыч йөкләмәләрен муниципаль бурычтан төшереп калдыру турында муниципаль хокукый акт чыгара.

3. Муниципаль бурычтан төшереп калдыру Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль бурыч йөкләмәләре төрләре буенча җирле бюджет кытлыгын финанслау чыганакларында исәптән төшерү суммаларын чагылдырмыйча, аларны исәптән төшерү суммасына муниципаль бурыч күләмен киметү юлы белән гамәлгә ашырыла.

4. Әлеге статьяның 1 пунктындагы беренче абзацның, 2 һәм 3 пунктларының гамәлдә булуы кредит килешүләре буенча Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары һәм башка муниципаль берәмлекләр алдындагы муниципаль бурыч йөкләмәләренә кагылмый.

5. Муниципаль бурычтан реструктуризацияләнгән, шулай ук түләнгән (сатып алынган) муниципаль бурыч йөкләмәләрен төшереп калдыру Россия Федерациясе Бюджет кодексының 105 һәм 113 статьялары нигезләмәләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

6. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрнең эмиссия шартлары нигезендә аларны тулы күләмдә эмитлаштырган орган тарафыннан түләү датасына кадәр сатып алынуы (Россия Федерациясе законнарында каралган алмаштыру яисә башка операцияләр нәтиҗәсендә алыну) әлеге орган карары буенча вакытыннан алда түләнгән дип танылырга мөмкин.

Муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмитенты үзе тарафыннан чыгарылган түләп бетерү датасы җиткәнче сатып алынган (алмашу яисә Россия Федерациясе законнарында каралган башка операцияләр нәтиҗәсендә алынган) муниципаль кыйммәтле кәгазьләр буенча йөкләмәләрне үтәлгән дип танырга хокуклы.

 

«14.2 нче статья. Муниципаль бурыч алулар»

1. Районның муниципаль эчке бурыч алулары дигәндә, Район исеменнән җирле бюджетка  муниципаль кыйммәтле кәгазьләр урнаштыру юлы белән һәм Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан һәм кредит оешмаларыннан Районның заемчы буларак бурыч йөкләмәләре барлыкка килә торган  кредитлар  алу юлы белән Россия Федерациясе валютасындагы заем акчаларын җәлеп итү тора.

2. Районның муниципаль тышкы бурыч алулары дигәндә,  Район исеменнән җирле бюджетка  Россия Федерациясе тарафыннан чит ил максатчан кредитларын куллану кысаларында федераль бюджеттан Россия Федерациясе алдында бурыч йөкләмәләре барлыкка килә торган чит ил валютасындагы кредитлар җәлеп итү тора.

3. Муниципаль тышкы бурыч алулар чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка Россия Федерациясенең дәүләт тышкы бурыч алулары программасына кертелгән проектларны финанслау максатларында гамәлгә ашырыла.

4. Муниципаль бурыч алуларны гамәлгә ашыру хокукына Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм район Уставы нигезендә Район исеменнән җирле администрация (Район башкарма-боеру органы) ия була.

5. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру Район тарафыннан түбәндәге шартларны үтәгәндә гамәлгә ашырыла:

1) Районның бурыч йөкләмәләре буенча кичектерелгән бурычлары булмавы;

2) Районның Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән исемлектәге бер яки берничә рейтинг гамәлләрен тормышка ашыручы юридик заттан Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән дәрәҗәдән ким булмаган кредит рейтингы алуы.

6. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының  1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә заемчыларның бурыч тотрыклылыгының уртача дәрәҗәсе төркеменә кертелгән очракта, муниципаль бурыч алулар башкарырга, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясындагы 5 пунктында каралган бурыч тотрыклылыгы күрсәткечләрен арттыру Районны заемчыларның бурыч тотрыклылыгының түбән дәрәҗәсе төркеменә кертә торган күләмнәрдә муниципаль гарантияләр бирергә хокуклы түгел.

7. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә заемчыларның бурыч тотрыклылыгының уртача дәрәҗәсе төркеменә кертелгән очракта, муниципаль бурыч алуларны гамәлгә ашыруны, муниципаль гарантияләр бирүне бары тик Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән килештерелгән очракта гына чираттагы финанс елына һәм планлаштырган вакытка (чираттагы финанс елы), шулай ук күрсәтелгән программаларга үзгәрешләр кертелгәндә генә гамәлгә ашырырга  хокуклы.

8. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә заемчылырның бурыч тотрыклылыгы түбән булган төркеменә кертелгән очракта, муниципаль бурыч алулар башкарырга, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясындагы 5 пунктында каралган бурыч тотрыклылыгы күрсәткечләрен арттыруга китерә торган күләмнәрдә муниципаль гарантияләр бирергә хокуклы түгел.

9. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә заемчыларның бурыч тотрыклылыгының түбән дәрәҗәсе булган төркеменә кертелгән очракта, муниципаль эчке бурыч алуларны кредит оешмаларыннан кредитлар рәвешендә һәм кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру юлы белән Районның бурыч йөкләмәләрен рефинанслау максатларында гына, шулай ук Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясындагы 9 пунктында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясындагы 7 пунктында каралган районның түләү сәләтен торгызу планы кысаларында бирелгән максатчан бюджет кредитлары рәвешендә генә башкарырга хокуклы.

10. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә бурыч тотрыклылыгы түбән булган заемчылар төркеменә кертелгән очракта,  муниципаль тышкы бурыч алуларны гамәлгә ашырырга һәм муниципаль гарантияләрне чит ил валютасында бирергә хокуклы түгел.

11. Район, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 311 статьясы нигезендә бурыч тотрыклылыгы түбән булган заемчылар төркеменә кертелгән очракта, муниципаль эчке бурыч алырга, Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль гарантияләрне гамәлгә ашырырга муниципаль эчке бурыч алу программалары бары тик Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән килештерелгән  очракта чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) гына, шулай ук күрсәтелгән программаларга үзгәрешләр кертелгәндә генә хокуклы.

12. Районның Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1071 статьясындагы 9 пунктында каралган түләү сәләтен торгызу планы кысаларында Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан бирелгән максатчан бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрен реструктуризацияләүне үткәрү рөхсәт ителми.»

 

«14.3 нче статья. Район тарафыннан чит ил валютасында бурыч алулар һәм гарантияләр бирү үзенчәлекләре»

1. Район, Россия Федерациясеннән чит ил валютасында бурыч алырга,  Россия Федерациясе Бюджет кодексының 103 статьясындагы 25 пункты нигезләмәләрен исәпкә алып, җәлеп ителгән максатчан чит ил кредитлары акчаларын Россия Федерациясе тарафыннан куллану кысаларында гына Россия Федерациясенә чит ил валютасында гарантияләр бирергә хокуклы.

 

«14.4 нче статья. Муниципаль бурыч алуларның иң чик күләме»

1. Билгеләнгән  финанс елына муниципаль бурыч алуларның иң чик күләме дип финанс елына муниципаль эчке һәм тышкы бурыч алулар программалары буенча җирле бюджетка акча җәлеп итүнең җыелма күләме тора.

2. Җирле бюджетка акча җәлеп итү күләме чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль эчке һәм тышкы бурыч алулар программалары белән билгеләнә, һәм тиешле финанс елында акчаларны җәлеп итүнең гомуми суммасы, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 103 һәм 104 статьялары нигезләмәләрен исәпкә алып, җирле бюджет кытлыгын финанслауга җибәрелә торган акчаларның гомуми суммасыннан һәм җирле бюджет турында тиешле финанс елына Районның расланган бурыч йөкләмәләрен түләү күләмнәреннән артмаска тиеш.

3. Хисап финанс елында Районның бурыч алуларының гомуми суммасы җирле бюджет кытлыгын финанслауга юнәлдерелгән акчаларның гомуми суммасыннан артып китсә, хисап финанс елы йомгаклары буенча җирле бюджет акчаларының агымдагы елның 1 гыйнварына булган бурычлары буенча түләү күләмнәре, агымдагы финанс елына бурыч алуларның иң чик күләмен киметеп, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 96 статьясында каралган максатларга юнәлдерелергә тиеш.»;

 

«14.5 нче статья. Районның муниципаль эчке һәм тышкы бурычларының иң югары чик күрсәткечләре һәм бурыч тотрыклылыгының иң чик күрсәткечләре»

1. Җирле бюджет турындагы карар нигезендә муниципаль эчке бурычның, муниципаль тышкы бурычның ( Районның чит ил валютасында йөкләмәләре булган очракта) иң югары чикләре (чираттагы финанс елыннан соң килә торган елның 1 гыйнварына), шул исәптән Россия Федерациясе валютасында муниципаль гарантияләр, чит ил валютасында муниципаль гарантияләр буенча бурычның иң югары чиге күрсәтелеп (Районның муниципаль гарантияләр буенча чит ил валютасында йөкләмәләре булган очракта) билгеләнә.

3. Муниципаль эчке бурычның, муниципаль тышкы бурычның югары чикләре (Районның чит ил валютасындагы йөкләмәләре булганда) әлеге статьяның 4 һәм 5 пунктларында билгеләнгән чикләүләрне үтәгәндә билгеләнә.

4. Муниципаль бурыч күләме чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) җирле бюджет турында расланган карар нигезендә, кире кайтарылмый торган кертемнәрнең һәм (яисә) физик затлар керемнәренә салым түләүләрнең өстәмә нормативлары буенча салым керемнәреннән түләүләрнең расланган күләмен исәпкә алмыйча, җирле бюджет керемнәренең гомуми күләменнән артмаска тиеш. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 136 статьясындагы 4 пунктында каралган чаралар гамәлгә ашырыла торган Район өчен бурыч күләме, түләүсез керемнәрнең һәм (яисә) физик затлар керемнәренә салым түләүләренең өстәмә нормативлары буенча салым керемнәреннән түләүләрнең расланган күләмен исәпкә алмыйча, чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) җирле бюджет турында карар белән расланган җирле бюджет керемнәренең гомуми күләменең 50 процентыннан артмаска тиеш.

5. Муниципаль бурычны үтәүгә тотылган чыгымнар күләме түбәндәге таләпләрне үтәгәндә җирле бюджет турындагы карар белән раслана:

1) чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль бурычны үтәүгә тотылган чыгымнар күләме, чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына)  Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы законы белән яисә җирле бюджет турында карар белән расланган бюджет чыгымнарының, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетыннан бирелгән субвенцияләр буенча гамәлгә ашырыла торган чыгымнар күләменнән кала, гомуми күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш;

2) чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль бурычны түләү һәм аны үтәүгә тотылган чыгымнар буенча чираттагы финанс елының 1 гыйнварына барлыкка килгән түләүләрнең еллык суммасы чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) җирле бюджет турында карар белән расланган һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан салым, салым булмаган керемнәрнең һәм дотацияләрнең гомуми күләменең 20 процентыннан артмаска тиеш; әлеге нисбәтне исәпләгәндә түләү срогы  чираттагы  хисап елыннан соң килгән елның һәм планлаштырылган вакыттагы  һәр елның  1 нче гыйнварынннан соң булган бурыч йөкләмәләрен вакытыннан алда түләүгә киткән түләүләр суммасы исәпкә алынмый.

«14.6 нчы статья. Чит ил валютасындгы муниципаль гарантияләр программасы»

1. Чит ил валютасындагыгы муниципаль гарантияләр программасы чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп бирелә торган чит ил валютасындагы муниципаль гарантияләр исемлегеннән гыйбарәт:

1) һәр юнәлеш (максат), категория (төркемнәр) һәм (яисә) гарантиянең һәр юнәлеше (максатлары) буенча принципаллар атамаларын күрсәтеп гарантияләү юнәлешләре (максатлары);

2) гарантияләр һәм алар тарафыннан тәэмин ителә торган йөкләмәләр валютасы;

3) гарантияләрнең гомуми күләме;

4) гарантның принципалларга карата регресс таләбе хокукы булу (булмау);

5) гарантияләрне бирү һәм үтәүнең башка шартлары.                      

2. Муниципаль гарантия муниципаль гарантия белән тәэмин ителә торган йөкләмәләр белдерелгән валютада бирелә һәм үтәлә.

3. Чит ил валютасындагы муниципаль гарантияләр программасы бюджет турындагы карарга кушымта булып тора.»;

 

«14.7 нче статья. Муниципаль тышкы бурычлар алу программасы»

1. Чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль тышкы бурычлар алу программасы максатчан чит ил кредитларын һәм (яисә) чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына)  чит ил валютасында түләнгән чит ил кредитларын куллану кысаларында федераль бюджеттан чит ил валютасында җәлеп ителә торган һәм (яисә) чит ил валютасында түләнгән бюджет кредитлары исемлегеннән гыйбарәт.

2. Муниципаль тышкы бурычлар алу программасы белән түбәндәгеләр билгеләнә:

1) җирле бюджетка  акчалар җәлеп итү күләме һәм чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) федераль бюджеттан җирле бюджетка максатчан чит ил кредитларын файдалану кысаларында чит ил валютасында  барлыкка килгән бюджет кредитлары буенча бурыч йөкләмәләрен үтәү сроклары;

2) максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында җирле бюджеттан чит ил валютасында җәлеп ителгән бюджет кредитлары буенча чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына)  районның бурыч йөкләмәләрен түләү күләме.

3. Чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль тышкы бурычлар  алу программасы чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына)  җирле бюджет турында карарга кушымта булып тора.»;

 

« 14.8. нче статья.  Муниципаль эчке бурычлар алу программасы»

1. Чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль эчке бурычлар алу программасы  чираттагы финанс елында һәм планлаштырылган вакытта (чираттагы финанс елында) гамәлгә ашырыла һәм (яисә) түләнә торган бурыч йөкләмәләре төрләре буенча муниципаль эчке бурычлар алу исемлегеннән гыйбарәт.

2. Муниципаль эчке бурычлар алу программасы түбәндәгеләр белән билгеләнә:

1) җирле бюджетка акча җәлеп итү күләмнәре һәм чираттагы финанс елына, планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль эчке бурычлар алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган бурыч йөкләмәләрен тиешле бурыч йөкләмәләре төрләре буенча түләүнең иң чик сроклары;

2) тиешле бурыч йөкләмәләре төрләре буенча Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль бурыч йөкләмәләрен түләү күләмнәре.

3. Чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) муниципаль эчке бурычлар алу программасы чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка (чираттагы финанс елына) тиешле бюджет турында карарга кушымта булып тора.

4. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 105 статьясы нигезендә муниципаль эчке бурычны үткәрү муниципаль эчке бурычлар алу программасында чагылдырылмый.

 

« 14.9. нчы статья. Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль гарантияләр программасы»

1. Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль гарантияләр программасы, түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп, чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка бирелә торган Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль гарантияләр исемлегеннән гыйбарәт:

1) һәр юнәлеш (максатлар), категория (төркемнәр) һәм (яисә) гарантиянең һәр юнәлеше (максатлары) буенча принципаллар атамаларын күрсәтеп гарантияләү юнәлешләре (максатлары);

2) гарантияләрнең гомуми күләме;

3) гарантның принципалларга карата регресс таләбе хокукы булу (булмау) ;

4) гарантияләрне бирү һәм үтәүнең башка шартлары.

2. Россия Федерациясе валютасындагы йөкләмәләр буенча муниципаль гарантияләр бары тик Россия Федерациясе валютасында гына бирелә һәм үтәлә.

3. Россия Федерациясе валютасындагы муниципаль гарантияләр программасы бюджет турында тиешле карарга кушымта булып тора.»;

 

«14.10. нчы статья.  Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыруның иң чик күләмнәре»

Чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытның һәр елына (чираттагы финанс елына) муниципаль кыйммәтле кәгазьләрнең иң чик күләме номиналь бәя буенча  тиешле бюджет турында карарда күрсәтелгән муниципаль эчке бурычның югары чикләре нигезендә Район Советы тарафыннан билгеләнә.»;

 

«14.11. нче статья. Муниципаль гарантияләр»

1. Муниципаль гарантия принципалның бенефициар каршында шартнамәдән яисә башка алыш-бирештән (төп йөкләмәдән) барлыкка килгән акчалата йөкләмәләрен тиешенчә үтәүне тәэмин итә.

2. Муниципаль гарантия принципал йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәүне тәэмин итми, шул исәптән принципалга аларның вакытыннан алда үтәлеше яисә принципал йөкләмәләрен үтәү вакыты якынлашкан вакыйгалар (шартлар) җиткән очракта.

3. Муниципаль гарантиянең язма формасы мәҗбүри булып тора.

4. Муниципаль гарантия төп йөкләмә суммасы чагылдырылган валютада бирелә һәм үтәлә.

5. Муниципаль гарантия буенча гарант принципалның үзенә тәэмин ителгән йөкләмәсе буенча гарантия суммасы чикләрендә субсидиар җаваплылык тота.

6. Муниципаль гарантиядә түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) гарант исеме (тиешле ачык-хокукый берәмлек – Район) һәм гарант исеменнән гарантия биргән орган исеме;

2) бенефициарның исеме;

3) принципалның исеме;

4) гарантия бирелә торган йөкләмә (төп йөкләмәнең исемен, бәяләмәсен һәм номерын (булган очракта), төп йөкләмәнең гамәлдә булу вакытын яисә аның буенча йөкләмәләрне үтәү вакытын, якларның атамаларын, төп йөкләмәнең башка мөһим шартларын күрсәтеп);

5) гарантия буенча гарант йөкләмәләренең күләме һәм гарантиянең иң чик суммасы;

6) гарантия бирү нигезләре;

7) гарантиянең үз көченә керү датасы яисә гарантия үз көченә керә торган вакыйга (шарт);

8) гарантиянең гамәлдә булу срогы;

9) гарантия очрагын билгеләү, гарантия үтәлеше турында бенефициар таләбен кую вакыты һәм тәртибе;

10) гарантияне кире алу нигезләре;

11) гарант тарафыннан гарантия буенча йөкләмәләрне үтәү тәртибе;

12) гарантия тулы күләмдә яисә нинди дә булса өлешендә үтәлгәндә, принципалның гарантия белән тәэмин ителгән йөкләмәләренең тулы күләмдә яисә нинди дә булса өлешендә үтәгәндә (туктатылганда) һәм гарантиядә билгеләнгән башка очракларда гарантия суммасын киметү нигезләре;

13) гарантияне туктату нигезләре;

14) гарантның алдан язма ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый торган төп йөкләмә шартлары;

15) муниципаль гарантия буенча бенефициарга гарант тарафыннан түләнгән акчаларны каплау турында принципалга гарант таләбе хокукы булу яисә булмау (принципалга карата гарантның регресс таләбе, регресс);

16) гарантиянең башка шартлары, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексында, гарантның норматив хокукый актларында, гарант исеменнән гарантия бирүче орган актларында билгеләнгән белешмәләр.

7. Гарантның принципалга карата регресс таләбе хокукын күздә тотмый торган муниципаль гарантия бары тик 100 процент акцияләре (өлешләре) муниципаль гарантия бирүче Район милкендә булган хуҗалык җәмгыяте йөкләмәләре буенча гына бирелә ала. Принципалны тулысынча яисә өлешчә хосусыйлаштырган очракта, мондый муниципаль гарантия гарантның принципалга карата регресс таләбе хокукы белән бирелгән дип санала һәм принципалның Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1153 статьясы һәм Россия Федерациясе гражданлык законнары таләпләренә туры килә торган вакытында гарантиянең тулы күләмдә яисә нинди дә булса өлешендә үтәлүенә бәйле рәвештә барлыкка килә торган принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү бурычы барлыкка килә. Күрсәтелгән тәэминат бирелгәнче муниципаль гарантияне үтәү рөхсәт ителми.

8. Муниципаль гарантиянең үз көченә керүе календарь дата яисә гарантиядә күрсәтелгән билгеле бер вакыйга (шартлар) башлану белән билгеләнә.

9. Гарант бенефициарның алдан язма рөхсәтеннән башка муниципаль гарантия шартларын үзгәртергә хокуклы түгел.

10. Муниципаль гарантия буенча бенефициарның гарантка карата булган таләпләре,  принципал йөкләмәләрен үтәүгә (эмитентка)  бәйле рәвештә, кыйммәтле кәгазьләр турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән  тәртиптә таләпләрнең хокукларын яңа хуҗага (сатып алучыга) тапшырудан (күчерүдән) тыш,  гарантның алдан язма ризалыгыннан башка тапшырыла (бүтән нигезләр буенча күчә) алмый.

11. Муниципаль гарантия  гарант тарафыннан гарантиядә күрсәтелгән очракларда һәм нигезләр булганда кире алына (шул исәптән  төп йөкләмәләр шартлары әлеге статьяның 6 пунктындагы 14 пунктчасында күрсәтелгән гарантның язма ризалыгыннан башка үзгәртелгән очракта), шулай ук принципал тарафыннан әлеге статьяның 7 пунктында һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1153 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгән бурычлар үтәлмәгәндә кире алына.

12. Муниципаль гарантия буенча акча түләү турында бенефициар таләбе (гарантия үтәлеше турында бенефициар таләбе) гарантиядә билгеләнгән очракта гына (гарантия очрагы туганда) гарантка белдерелергә мөмкин. Гарантия үтәлеше турында бенефициар таләбе гарантиядә билгеләнгән тәртиптә, гарантиядә күрсәтелгән документларны кушып, язма рәвештә гарантка белдерелергә тиеш.

13. Бенефициар муниципаль гарантиядә һәм муниципаль гарантияне бирү турындагы килешүдә билгеләнгән срогыннан элек гарантияне үтәү турында таләпләрне, шул исәптән принципалның гарантиясе белән тәэмин ителгән йөкләмәләрне үтәү срогы якынлашкан дип санала торган вакыйгалар (шартлар) вакытында да, күрсәтергә хокуклы түгел.

14. Гарант гарантия үтәлеше турында бенефициар таләбен кую турында принципалга хәбәр итәргә һәм принципалга таләпнең күчермәсен тапшырырга тиеш.

15. Гарант муниципаль гарантиядә билгеләнгән срокта, бенефициарның күрсәтелгән таләпкә кушып бирелгән документлар белән гарантия үтәлеше турындагы таләбен карарга һәм гарантия шартларына таләпләр һәм аңа кушып бирелгән документлар туры килү-килмәвен тикшерергә тиеш.

16. Гарантия үтәлеше турында бенефициар таләбе һәм аңа кушып бирелгән документлар гарантия шартларына туры килми һәм (яисә) нигезсез дип таныла һәм  гарант бенефициар таләбен канәгатьләндерүдән түбәндәге очракларда баш тарта:

1) таләп һәм (яисә) аңа кушып бирелгән документлар гарантка гарантия срогы тәмамланганнан соң (гарантиянең гамәлдә булу срогы) тапшырылган;

2) таләп һәм (яисә) аңа кушып бирелгән документлар гарантка гарантиядә билгеләнгән тәртипне бозып тапшырылган;

3) таләп һәм (яисә) аңа кушып бирелгән документлар гарантия шартларына туры килми;

4) бенефициар принципал һәм (яисә) өченче затлар тарафыннан тәкъдим ителгән принципалның гарантия белән тәэмин ителгән йөкләмәләренең тиешле үтәлешен кабул итүдән баш тартканда;

5) әлеге статьяның 7 пунктында һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1153 статьясындагы 6 пунктында билгеләнгән очракларда;

6) гарантиядә билгеләнгән башка очракларда.

17. Гарантиянең үтәлеше турында бенефициар таләбе һәм (яисә) аңа кушып бирелгән документлар нигезсез һәм (яисә) муниципаль гарантия шартларына туры килми дип танылган очракта, гарант бенефициарга аның таләбен канәгатьләндерүдән баш тарту турында хәбәр итәргә тиеш.

18. Гарант бенефициар таләбенә принципал күрсәтә алганча каршы килергә хокуклы. Гарант, принципал алардан баш тарткан яки үз бурычын таныган очракта да, әлеге каршы килүләргә хокукын югалтмый.

19. Бенефициар тарафыннан гарантия үтәлеше турында таләпләр һәм аңа кушып бирелгән документлар нигезле һәм муниципаль гарантиянең тиешле шартларына туры килә дип танылган очракта, гарант гарантия буенча йөкләмәне гарантиядә билгеләнгән вакытта үтәргә тиеш.

20. Гарантның бенефициар каршындагы муниципаль гарантиядә каралган йөкләмәсе гарантия белән тәэмин ителгән принципалның срогы чыккан йөкләмәләре күләмендә, ләкин гарантия суммасыннан да артмаган күләмдә акча түләве белән чикләнә.

21. Гарантның муниципаль гарантия буенча бенефициар алдындагы йөкләмәсе түбәндәге очракларда туктатыла:

1) гарантиядә билгеләнгән күләмдә бенефициарга гарант тарафыннан акча түләп;

2) гарантиядә аңа билгеләнгән вакыт узганнан соң (гарантиянең гамәлдә булу срогы);

3) принципал һәм (яисә) өченче затлар тарафыннан принципалның гарантия белән тәэмин ителгән йөкләмәләр үтәлгәндә яисә принципалның күрсәтелгән йөкләмәләре бүтән нигезләр буенча туктатылганда (бенефициар тарафыннан гарантка һәм (яисә) судка бирелгән гарантия үтәлеше турында гарантка карата таләп булу-булмауга карамастан);

4) бенефициарның гарантка гарантияне кире кайтару юлы белән гарантия буенча үз хокукларыннан баш тарту нәтиҗәсендә һәм (яисә), принципал тарафыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1151 статьясында каралган гарантка әлеге гарантия буенча бенефициарлар һәм киләчәктә алар барлыкка килү өчен нигезләр фактта булмаган очракта, гарантны гарантия буенча үз йөкләмәләреннән азат итү турында язма гариза  бирү юлы белән;

5) принципалның гарантия  тәэмин ителүгә йөкләмәсе билгеләнгән срокта барлыкка килмәсә;

6) төп йөкләмәне туктатуга (шул исәптән принципалны бетерүгә һәм (яисә)  бенефициар гарантка һәм (яисә) судка  гарант тарафыннан гарантия үтәлешенә таләп куйганнан соң бенефициарны бетерүгә яисә алыш-бирешне дөрес дип  танымаганда;

7) бенефициарның башка затка яисә бенефициарга караган башка нигезләр буенча гарантка гарантия, хокуклар һәм (яисә) бурычлар буенча таләп хокукларын бүтән затка гарантның алдан язма ризалыгыннан  башка тапшырган очракта (кыйммәтле кәгазьләр турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә  принципалның (эмитентның) йөкләмәләрен үтәү гарантия белән тәэмин ителгәндә облигациягә хокукларын яңа хуҗага (сатып алучыга) тапшыруга (күчерүгә)  бәйле рәвештә әлеге таләп хокукларын (хокукларны һәм бурычларны) тапшырудан (күчерүдән)  тыш);

8) гарантның алдан язма ризалыгыннан башка принципал тарафыннан төп йөкләмәләр буенча хокукларның һәм (яисә) йөкләмәләрнең (бурычларның) башка затка яисә принципалга караган башка нигезләре буенча башка затка күчерүе;

9) гарантияләрдә күрсәтелгән очракларда һәм нигезләр буенча гарантияне кире алу нәтиҗәсендә;

10) гарантиядә билгеләнгән башка очракларда.

22. Бенефициар тарафыннан гарантның йөкләмәләре беткәннән соң гарантияне туктату бенефициарның әлеге гарантия буенча нинди дә булса хокукларын сакламый.

23. Муниципаль гарантияне туктату турында хәбәрдар булганнан соң, гарант бу хакта бенефициарга һәм принципалга хәбәр итәргә тиеш.

Бенефициар һәм принципал, муниципаль гарантияне кире алу яисә туктатуга китерә торган хәлләрнең килеп чыгуы турында хәбәрдар булганнан соң, бу хакта гарантка хәбәр итәргә тиеш.

24. Гарант тарафыннан муниципаль гарантияне үтәү гарантның принципалга карата регресс таләбе хокукы барлыкка килүгә китерсә, яисә бенефициарның принципалга карата таләбе хокукларының гарантка юл куюы белән бәйле булса, мондый муниципаль гарантияне үтәү өчен акча тиешле бюджет кытлыгын финанслау чыганакларында исәпкә алына, ә мондый муниципаль гарантия буенча йөкләмәләрне үтәү бюджет кредиты бирү буларак чагыла.

25. Әгәр гарант тарафыннан муниципаль гарантияне үтәү гарантның принципалга карата регресс таләбе хокукы барлыкка килүгә китермәсә, яисә бенефициарның принципалга карата таләп хокукы гарантка юл кую белән бәйле булмаса, мондый муниципаль гарантияне үтәү өчен акча тиешле бюджет чыгымнарында исәпкә алына.

26. Гарант тарафыннан гарантия буенча йөкләмәләрнең тулы күләмдә яисә нинди дә булса өлешендә үтәү йөзеннән түләнгән акчалар регрессы тәртибендә гарантка кайтару яисә гарантка бенефициарның принципалга карата бирелгән таләп хокукларын үтәү йөзеннән алынган акчалар бюджет кредитларын кире кайтару буларак чагылдырыла.

27. Муниципаль гарантияләр белән тәэмин ителгән кредитлар һәм заемнар максатчан булырга тиеш.

28. Муниципаль гарантия белән тәэмин ителгән кредит (займ) акчаларын максатсыз файдалану факты ачыкланган очракта, муниципаль гарантия бирү турында шартнамәдә билгеләнгән йөкләмәләрне үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән очракта, принципал һәм бенефициар Россия Федерациясе законнарында, муниципаль гарантия бирү турында килешүдә билгеләнгән җаваплылыкка ия.

29. Бенефициарлар булып билгесез затлар торган йөкләмәләрне тәэмин итүдә бирелә торган муниципаль гарантиянең үзенчәлекләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнә.

30. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмиссиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөкләмәләр буенча муниципаль гарантияләрне бирү һәм үтәү үзенчәлекләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнә.

31. Муниципаль гарантияләрне бирү тәртибе һәм шартлары Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм аның нигезендә кабул ителгән әлеге Карар белән билгеләнә.»;

«14.12. нче статья. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләр»

1. Район исеменнән чыгарылган кыйммәтле кәгазьләр муниципаль кыйммәтле кәгазьләр дип таныла.

2. Муниципаль кыйммәтле кәгазьләрнең эмитенты булып Район Уставы  буенча муниципаль бурыч алуларны тормышка ашыру хокукына ия җирле хакимият тора.

5. Район тарафыннан чыгарылырга мөмкин булган муниципаль кыйммәтле кәгазьләрнең төрләре, һәм аларның эмиссиясе һәм әйләнеш тәртибе шартлары Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнә.»;

 

1.6 14.1. нче статьяны  14.13 нче  статьяга  үзгәртергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«14.13. нче статья. Район бюджетыннан бирелә торган бюджетара трансфертларның формалары»

Район бюджетыннан бюджетара трансфертлар түбәндәге формаларда бирелә:

җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район бюджетыннан дотацияләр;

Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 133 һәм 140 статьяларында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.6 статьясында билгеләнгән очракларда район бюджетыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр;

муниципаль берәмлекләр бюджетларына субсидияләр;

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 статьясында билгеләнгән очракларда Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр бирү;

башка бюджетара трансфертлар.

Район бюджетыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар (төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруга бюджетара трансфертлардан тыш) җирле үзидарә органнары тарафыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрендә билгеләнгән шартларны үтәгәндә бирелә.

Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән Район бюджетыннан  шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар (субвенцияләрдән тыш),  шәһәр һәм авыл җирлекләренә дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль районнар бюджетларына бирелә торган субвенцияләр әлеге шәһәр, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44 статьясында каралган бюджетара трансфертлар бирүнең төп шартларын үтәгәндә бирелә.

Җирле бюджетлардан финанс тәэмин ителеше булып Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан билгеләнештәге субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар торган бюджетара трансфертлар бирүнең максатлары, тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы законнары һәм (яисә) башка норматив хокукый актлары нигезендә кабул ителгән Район Советы карарлары белән билгеләнә»;

 

1.7  Түбәндәге эчтәлекле 14.14.- 14.18. статьялар өстәргә:

«14.14. нче статья. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район бюджетыннан дотацияләр бирү тәртибе»

1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район бюджетыннан дотацияләр Район составына керүче җирлекләргә Россия Федерациясе Бюджет кодексы таләпләре һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә кабул ителә торган район Советы карарлары нигезендә бирелә.

Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Район бюджетыннан дотацияләрнең гомуми күләме ел саен чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка) Район бюджеты проектын төзегәндә җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район составына керүче җирлекләрнең бюджетларына бирелә торган дотацияләрнең суммар күләме һәм җирлекләрнең исәп-хисап бюджет тәэмин ителешен тигезләү критериена ирешү зарурлыгыннан чыгып исәпләнелә торган дотацияләрнең суммар күләме, җирлекләрнең гомуми ихтыяҗлары һәм керем мөмкинлекләре бәяләрендәге аерманы исәпкә алып, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.1 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгән тәртиптә бирелә торган дотацияләр күләменнән билгеләнә.

Муниципаль берәмлекләр арасында җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Район бюджетыннан дотацияләр бүлү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.1 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгән тәртиптә бирелә торган дотацияләрдән кала, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 12 нче кушымтасында  билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

2. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район бюджетыннан дотацияләр күләме һәм аларны бүлү чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка) район бюджеты турында район Советы карары белән раслана.

 Әгәр район бюджеты проекты чираттагы финанс елына һәм планлаштырылган вакытка расланса, планлаштырылган вакытка шәһәр, авыл җирлекләре арасында район бюджетыннан бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен планлаштырылган вакытның беренче елына расланган дотацияләрнең гомуми күләменең 20 проценттан артмаган һәм планлаштырылган вакытның икенче елына расланган дотацияләрнең гомуми күләменең 20 проценттан артмаган күләмен раслау рөхсәт ителә.

3. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә район бюджетыннан дотацияләр, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.1 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгән тәртиптә бирелә торган дотацияләрдән кала, хисап бюджет тәэмин ителеше Районның шәһәр һәм авыл җирлекләренең хисап бюджет тәэмин ителешен тигезләү критерие буларак билгеләнгән дәрәҗәдән артмаган шәһәр һәм авыл җирлекләренә бирелә.

Җирлекләрнең исәпләп чыгарылган бюджет тәэмин ителеше шәһәр һәм авыл җирлеге бюджеты тарафыннан салым базасыннан (салым потенциалыннан) чыгып алынырга мөмкин булган бер кешегә салым керемнәренең һәм җирле халыкның структурасындагы аермаларны, социаль-икътисадый, климат, географик һәм башка объектив факторлар буенча бер кешегә муниципаль хезмәт күрсәтүләр бәясенә тәэсир итә торган шартларны исәпкә алып, Район җирлекләре буенча уртача күрсәткечкә тәңгәл күрсәткеч белән билгеләнә.

Бюджет тәэмин ителешенең хисап дәрәҗәсе шәһәр һәм авыл җирлекләре буенча шәһәр һәм авыл җирлекләренең салым керемнәре чагыштырмасын тәэмин итә торган бердәм ысул буенча, бюджет хезмәтләре исемлеге һәм бер кешегә исәпләгәндә муниципаль хезмәтләр күрсәтү бәясенә тәэсир итә торган факторларны һәм шартларны характерлый торган күрсәткечләр исемлеге буенча билгеләнә һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре өчен аерым билгеләнергә мөмкин.

 Җирлекләрнең хисап бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен билгеләгәндә хисап чорында факттагы керемнәр һәм чыгымнар күрсәткечләрен һәм (яисә) аерым җирлекләрнең фаразлана торган керемнәре һәм чыгымнары күрсәткечләрен куллану рөхсәт ителми.

 4. Әлеге статьяның 3 пунктында каралган дотацияләр бирелгән очракта, Районның финанс органы Район бюджетыннан җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр алучы муниципаль берәмлекләрнең җирле администрация башлыклары (башкарма-боеру органнары җитәкчеләре) белән җирлекләрнең социаль-икътисадый үсеше һәм җирлекнең муниципаль финансларын торгызу чаралары каралган килешүләр төзергә хокуклы.

Әлеге пунктта күрсәтелгән килешүләр төзү тәртибе, сроклары һәм килешүләргә таләпләр җирле администрация (башкарма-боеру органы) тарафыннан билгеләнә.

 

«14.15. нче статья. Татарстан Республикасы бюджетына район бюджетыннан субсидияләр бирү»

Район бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр бирү Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 статьясында билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

2. Әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән бюджетара субсидияләр район бюджетында Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә карала.

 

«14.16. нчы статья. Район бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына субсидияләр бирү»

1. Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы таләпләре нигезендә Район Советы карарларында каралган очракларда һәм тәртиптә, Район бюджетыннан башка муниципаль берәмлекләр бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финансларга булышу максатларында, субсидияләр бирелергә мөмкин.

2. Әлеге статьяда күрсәтелгән субсидияләр бирүнең максатлары һәм шартлары район Советы карары белән билгеләнгән тәртиптә җирле администрацияләр арасында төзелә торган килешүләр белән билгеләнә.

 

«14.17. нче статья. Район бюджетыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү”

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм аларга яраклаштырылган Татарстан Республикасы законнары нигезендә кабул ителә торган район Советы карарларында билгеләнгән очракта һәм тәртиптә Район бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар, шул исәптән төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруга бюджетара трансфертлар бирелергә мөмкин.»;

 

« 14.18. нче статья.  Район алдындагы акчалата йөкләмәләр»

1. Район алдындагы акчалата йөкләмәләр буенча бурыч булып  бурычлының Район алдында билгеләнгән датага акчалата йөкләмә нигезендә түләргә тиешле акча суммасы тора.

2. Район алдында акчалата йөкләмәләр буенча таләпләр Районның финанс активларын формалаштыра.

3. Акчалата йөкләмәләр буенча Район алдындагы бурычларны исәптән төшерү һәм торгызу кагыйдәләре (нигезләре, шартлары һәм тәртибе), Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган очраклардан тыш, Районның финанс-бюджет палатасы тарафыннан билгеләнә.

4. Акчалата йөкләмәләрне (акчалата йөкләмәләр буенча бурычларны) исәпкә алу, шулай ук күрсәтелгән йөкләмәләр һәм алыш-бирешләр буенча таләп хокукларын гамәлгә ашыру Россия Федерациясе Бюджет кодексының 932 статьясындагы 4 пунктында күрсәтелгән тиешле орган яисә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 932 статьясындагы 5 пунктында күрсәтелгән вәкаләтле зат тарафыннан гамәлгә ашырыла.

5. Әгәр килешүдә башкасы билгеләнмәгән булса, Район алдындагы акчалата йөкләмәләр тиешле сумманы Район бюджетының бердәм счетына күчергәннән соң үтәлгән дип санала.»;

 

1.8 22 статьяның 2 пунктындагы унынчы абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«муниципаль эчке бурычның иң югары чиге һәм (яисә) муниципаль тышкы бурычның иң югары чиге, чираттагы финанс елыннан һәм планлаштырылган вакытның һәр елыннан соң килә торган елның 1 гыйнварына булган торышы буенча, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча бурычның иң югары чиге күрсәтелеп,»;

 

1.9  23 нче статьяның тугызынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«муниципаль эчке бурычның иң югары чиге һәм (яисә) муниципаль тышкы бурычның иң югары чиге чираттагы финанс елыннан һәм планлаштырылган вакытның һәр елыннан соң килә торган елның 1 гыйнварына».

 

1.10  34 статьяның 2 пунктында «җыелма» сүзен төшереп калдырырга;

 

  1.11 36 статьяның 2 пунктында “бирелә” сүзеннән соң "аңа бюджет үтәлешенә һәм бюджет хисабына анализ булган аңлатма язуы, муниципаль йөкләмәнең үтәлеше һәм (яисә) бюджет ассигнованиеләреннән файдалануның башка нәтиҗәләре турында белешмәләр" сүзләрен өстәргә»;

 

  1.12 38 статьяның 2 пунктында «бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә» сүзләрен төшереп калдырырга;

 

  1.13 Түбәндәге эчтәлекле 38.1 – 38.5 статьялар өстәргә:

 

«38.1. нче статья. Муниципаль финанс тикшерүе объектлары»

  1. Муниципаль финанс тикшерүе объектлары (алга таба-контроль объекты) булып түбәндәгеләр тора:

бюджет акчаларын баш бүлүчеләр (бүлүчеләр, алучылар), тиешле бюджет керемнәренең баш администраторлары (администраторлар), тиешле бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары (администраторлар);

бюджетына бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, максатчан билгеләнеше булган башка бюджетара трансфертлар, бюджет кредитлары, җирле администрация бирелгән ачык-хокукый берәмлекнең финанс органы;

муниципаль учреждениеләр;

муниципаль унитар предприятиеләр;

устав (җыелма) капиталларында ачык-хокукый берәмлекләр катнашында хуҗалык ширкәтләре һәм җәмгыятьләре, шулай ук аларның устав (җыелма) капиталларында мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең өлеше (кертеме) булган коммерция оешмалары;

юридик затлар (муниципаль учреждениеләр, муниципаль унитар предприятиеләр, устав (җыелма) капиталларында ачык-хокукый берәмлекләр катнашында хуҗалык ширкәтләре һәм җәмгыятьләре, шулай ук аларның устав (җыелма) капиталларында мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең өлеше (кертеме) булган коммерция оешмаларыннан тыш), шәхси эшмәкәрләр, физик затлар:

бюджеттан акча алу турында килешүләр (шартнамәләр) һәм (яисә) муниципаль контрактлар  нигезендә Район бюджетыннан акча, муниципаль гарантияләр тәэмин ителешендәге кредитлар алучы юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр;

бюджеттан акча һәм (яки) муниципаль контрактларны бирү турында шартнамәләрне (килешүләрне) үтәү максатларында төзелгән шартнамәләр (килешүләр) буенча федераль законнар нигезендә муниципаль берәмлекнең финанс органында шәхси счетлар ачылган башкаручылар (тәэмин итүчеләр, подрядчылар);

 район бюджетыннан акча бирү турында килешүләр (килешүләр) шартларын үтәү өлешендә бюджет акчалары белән аерым операцияләр башкаручы кредит оешмалары.

2. Муниципаль финанс контроле конроль объектларына карата (бюджет процессында катнашучылар, бюджет һәм автоном учреждениеләр, муниципаль унитар предприятиеләр, хуҗалык ширкәтләре һәм аларның устав (җыелма) капиталларында ачык-хокукый берәмлекләре катнашында төзелгән җәмгыятьләр, шулай ук устав (җыелма) капиталларында мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең өлеше (кертеме) булган коммерция оешмаларыннан тыш) алар тарафыннан бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр), муниципаль контрактлар (килешүләр, шартнамәләр), шулай ук әлеге конртактларны (шартнамәләрне, килешүләрне) үтәү максатларында төзелгән шартнамәләрне (килешүләрне), муниципаль контрактларны үтәү шартларын, алар тарафыннан муниципаль гарантияләр тәэмин ителешендәге кредит алу максатларын, тәртибен, шартларын үтәүне, юридик затларның бюджет акчаларын кыйммәтле кәгазьләренә урнаштыру максатлары, тәртибе һәм шартларын үтәү,  бюджет акчаларын баш бүлүчеләрне (бүлүчеләр), бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторларын, бюджет акчаларын алучыларны, бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр) төзегән бюджет акчалары, муниципаль контрактлар алучыларны тикшерү барышында, яисә ул тәмамлангач,  әлеге бюджет процессында катнашучыларны тикшерү нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла.

Максатчан билгеләнештәге бюджетара трансфертлар, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар бирү максатларын, тәртибен һәм шартларын үтәүне, шулай ук аларны бирү һәм күрсәтелгән бюджетара трансфертларны (шартнамәләр, килешүләр) финанс белән тәэмин итү (финанслашу) чыганагы булып торган контрактларның (шартнамәләрнең) шартларын үтәүне тикшерү муниципаль берәмлек бюджетыннан күрсәтелгән бюджетара трансфертлар бирелгән муниципаль берәмлекнең финанс контроле органнары тарафыннан түбәндәгеләргә карата гамәлгә ашырыла:

бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, максатчан билгеләнешле башка бюджетара трансфертлар, бюджет кредитлары биргән муниципаль берәмлек бюджеты акчаларының баш администраторларына (администраторларына);

бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, максатчан билгеләнешле башка бюджетара трансфертлар, бюджет кредитлары бирелгән финанс органнары һәм бюджет акчаларының баш администраторларына, шулай ук әлеге бюджеттан акча бирелгән юридик һәм физик затларга, шәхси эшкуарларга (әлеге статьяның 2 пункты нигезләмәләрен исәпкә алып).

3. Контроль объектлары һәм аларның вазыйфаи затлары соратулар буенча муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны, документларны һәм материалларны үз вакытында һәм тулы күләмдә муниципаль финанс тикшерүе органнарына тапшырырга, муниципаль финанс тикшерүе органнарының вазыйфаи затларына әлеге затларга контроль объектлары территориясендә биналарга керергә рөхсәт бирергә, аларның законлы таләпләрен үтәргә тиеш.

Муниципаль финанс тикшерүе органнары вазыйфаи затларының законлы эшчәнлегенә комачаулау, әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән мәгълүматны, документларны һәм материалларны муниципаль финанс тикшерүе органнарына тапшырмау яки вакытында тапшырмау, шулай ук аларны тулы күләмдә тапшырмау яисә дөрес булмаган мәгълүмат, документлар һәм материаллар тапшыру Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән җаваплылыкка китерә.

        4. Хисап финанс елына Контроль-хисап палатасы чыгымнарын тикшерү «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2011 елның 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

«38.2. нче статья. Муниципаль финанс контролен тормышка ашыру ысуллары»

  1. Муниципаль финанс контролен тормышка ашыру ысуллары булып тикшерү, ревизия, тикшерү  үткәрү тора.

        2.   Муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру максатларында тикшерү булып билгеле бер чорга аерым финанс һәм хуҗалык операцияләренең законлылыгын документаль һәм фактта өйрәнү, бюджет (бухгалтерлык) учетының һәм бюджет хисабының, контроль объекты эшчәнлегенә карата бухгалтерлык (финанс) хисапларының дөреслеген тикшерү буенча контроль гамәлләр кылу тора.

Ревизия булып муниципаль финанс контролен тормышка ашыру максатларында, контроль объекты эшчәнлеген комплекслы тикшерү аңлашыла, ул кылынган финанс һәм хуҗалык операцияләренең бөтен җыелмасының законлылыгын документаль һәм фактта өйрәнү, аларның бюджет хисабына, бухгалтер (финанс) хисабына дөреслеге һәм тулылыгы буенча контроль гамәлләр үткәрүдә чагыла.

Тикшерү, ревизия нәтиҗәләре акт белән рәсмиләштерелә.

        3.Тикшерүләр камераль һәм күчмә, шул исәптән каршы тикшерүләргә  бүленә.

Муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру максатларында камераль тикшерүләр дигәндә, бюджет хисабы, бухгалтерлык (финанс) хисабы һәм аның гаризасы буенча тапшырылган башка документлар нигезендә муниципаль финанс тикшерүе органы урнашкан урында уздырыла торган тикшерүләр аңлашыла.

Күчмә тикшерүләр булып муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру максатларында контроль объектының урнашу урыны буенча үткәрелә торган тикшерүләр аңлашыла, тикшерү барышында башкарылган операцияләрнең бюджет хисабы, бухгалтерлык (финанс) хисабы һәм беренчел документларның факттагы туры килүе билгеләнә.

Муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру максатларында каршы тикшерүләр дигәндә, контроль объекты эшчәнлеге белән бәйле фактларны билгеләү һәм (яки) раслау максатларында, күчмә һәм (яки) камераль тикшерүләр кысаларында үткәрелә торган тикшерүләр аңлашыла.

        4.Тикшерү үткәрү булып әлеге Нигезләмә максатларында контроль объекты эшчәнлегенең билгеле бер өлкәсе торышын бәяләү тора.

Тикшерү нәтиҗәләре бәяләмә белән рәсмиләштерелә.

 

«38.3. нче статья.Тышкы муниципаль финанс тикшерүен гамәлгә ашыру буенча тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы вәкаләтләре»

 

  1. Тышкы муниципаль финанс тикшерүен гамәлгә ашыру буенча тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы вәкаләтләре булып  түбәндәгеләр тора:

    бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукый актлар, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан физик затларга башка түләүләр буенча ачык норматив йөкләмәләр һәм йөкләмәләрне билгели торган хокукый актлар нигезләмәләрен, шулай ук тиешле бюджеттан акча бирү турында муниципаль контрактлар, килешүләр (шартнамәләр) шартларын үтәүне контрольдә тоту;

бюджет акчалары баш администраторларының бюджет хисабын, район бюджеты үтәлеше турында квартал һәм еллык хисапларны төзү һәм тапшыру буенча норматив таләпләргә туры килүен, дөреслеген, тулылыгын тикшереп тору;

    "Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында" 2011 елның 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән башка өлкәләрдә контроль.

    2.Тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары тарафыннан тышкы муниципаль финанс тикшерүе вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда:

тикшерүләр, ревизияләр, анализлар үткәрелә;

тикшерү объектларына күрсәтмәләр, таләпләр җибәрелә;

финанс органнарына бюджет мәҗбүр итү чараларын куллану турында хәбәрнамәләр җибәрелә;

административ хокук бозулар турында законнарда билгеләнгән тәртиптә административ хокук бозулар турында эшләр гамәлгә ашырыла.

3. Тышкы муниципаль финанс тикшерүе буенча тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибе муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының муниципаль хокукый актлары белән билгеләнә.

 

«38.4. нче статья. Эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча эчке муниципаль финанс тикшерүе органы вәкаләтләре»

  1. Эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча эчке муниципаль финанс тикшерүе органнары вәкаләтләре  булып түбәндәгеләр тора:

бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган хокукый актлар нигезләмәләренең, шул исәптән бухгалтерлык исәбенә һәм муниципаль учреждениеләрнең бухгалтерлык (финанс) хисабын төзүгә таләпләрне билгели торган нигезләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту;

Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан физик затларга башка түләүләр буенча ачык норматив йөкләмәләрне билгели торган хокукый актлар нигезләмәләренең, шулай ук тиешле бюджеттан акча бирү турындагы шартнамәләрнең (килешүләр) шартларын, муниципаль контрактларның үтәлешен контрольдә тоту;

бюджеттан акча бирү турындагы шартнамәләрне (килешүләрне) үтәү максатларында төзелгән шартнамәләрнең (килешүләрнең) шартларын, шулай ук әлеге Нигезләмәдә каралган очракларда, муниципаль контрактларны үтәү максатларында төзелгән килешүләр (килешүләр) шартларын үтәүне контрольдә тоту;

бюджет акчаларын (бюджеттан бирелгән акчалар) бирү һәм (яки) алардан файдалану нәтиҗәләре турындагы хисапларның, шул исәптән муниципаль программаларны тормышка ашыру турындагы хисапларның, муниципаль биремнәрнең үтәлеше турындагы хисапларның, бюджеттан акча бирү нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең зурлыгына ирешү турындагы хисапларның дөреслегенә контроль.

  1.  Эчке муниципаль финанс тикшерүе органнары тарафыннан эчке муниципаль финанс тикшерүе вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда:

тикшерүләр, ревизияләр үткәрелә;

контроль объектларына актлар, бәяләмәләр, күрсәтмәләр һәм (яки) таләпләр җибәрелә;

финанс органнарына бюджет мәҗбүр итү чараларын куллану турында хәбәрнамәләр җибәрелә;

административ хокук бозулар турында законнарда билгеләнгән тәртиптә административ хокук бозулар турында эшләр гамәлгә ашырыла;

тикшерүләр, ревизия һәм тикшерүләр үткәрү өчен кирәкле экспертизалар үткәрү билгеләнә (оештырыла);

эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында Россия Федерациясе законнары, дәүләт һәм башка закон белән саклана торган сер турында Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларыннан даими файдалану мөмкинлеге барлыкка килә.

3. Эчке муниципаль финанс тикшерүе органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибе җирле администрацияләрнең муниципаль хокукый актларында, шулай ук эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру стандартлары белән билгеләнә.

Эчке муниципаль финанс контроле буенча эчке муниципаль финанс контроле органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибе тикшерүләр, ревизияләр һәм тикшерүләр уздыру нигезләре һәм тәртибе, шул исәптән аларны уздыру, уздыру вакытын билгеләүче эчке муниципаль финанс контроле органнары вазыйфаи затларының хокуклары һәм бурычларын, шул исәптән эчке муниципаль финанс тикшерүе органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тикшерүләрне, контроль объектларының ревизияләрне һәм тикшерү үткәрүләрне оештыру-техник тәэмин итү буенча хокукларын һәм бурычларын үз эченә алырга тиеш.

Эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру стандартлары җирле администрацияләрнең муниципаль хокукый актларында билгеләнгән эчке муниципаль финанс контроле буенча эчке муниципаль финанс тикшерүе органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибе нигезендә җирле үзидарә органы тарафыннан раслана.

 

«38.5. нче статья. Муниципаль финанс тикшерүе органнары күрсәтмәләре һәм таләпләре»

           1. Күрсәтмә дигәндә әлеге Нигезләмә максатларында эчке муниципаль финанс тикшерүе органының контроль объектына ачыкланган бюджет бозулары турында мәгълүматны үз эченә алган һәм күрсәтмәдә  билгеләнгән срокларда үтәү мәҗбүри булган  бер бозу яисә алганнан соң 30 календарь көн эчендә үтәү өчен мәҗбүри  булган срогы күрсәтелмәгән бозу турындагы мәгълүматны үз эченә алган документ аңлашыла:

1) бюджет бозуын бетерү турында һәм аның сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча чаралар күрү турында таләп;

        2) бетерү мөмкинлеге булмаган очракта бюджет бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча чаралар күрү турында таләп.

           2. Таләп  дигәндә әлеге Нигезләмә максатларында эчке муниципаль финанс тикшерүе органының әлеге бозу нәтиҗәсендә ачык-хокукый берәмлеккә китерелгән зыян суммасын билгеләү мөмкинлеге булганда, бюджет бозуын бетерү мөмкин булмаган яисә таләптә билгеләнгән срокта юкка чыгармаган очракта, контроль объектына җибәрелә торган документ аңлашыла. Таләптә ачык-хокукый берәмлеккә китерелгән зыянны каплау буенча күрсәтелгән таләпне үтәү өчен мәҗбүри булган вакыт күрсәтелә.

Эчке муниципаль финанс тикшерүе федераль стандартлар белән билгеләнгән очракларда эчке муниципаль финанс тикшерүе органнары бюджет акчаларының баш администраторларына, гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнарына, башка органнарга һәм оешмаларга таләпләрнең һәм күрсәтмәләрнең күчермәләрен җибәрә.

        3.1 Тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнары күрсәтмәләре һәм таләпләре контроль объектларына «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2011 елның 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төзелә һәм җибәрелә.

 3.2 Эчке муниципаль финанс контроле карары буенча эчке муниципаль финанс тикшерүе органының күрсәтмәләрен, таләпләрен үтәү срогы контроль объекты мөрәҗәгате буенча бер тапкырдан да артык булмаган санда эчке муниципаль финанс тикшерүенең федераль стандартларында каралган тәртиптә озайтылырга мөмкин.

4. Муниципаль берәмлеккә китерелгән зыянны каплау турында эчке муниципаль финанс контроле органы күрсәтмәләрен үтәмәү муниципаль органның җирле хакимиятенең муниципаль хокукый акты буенча  вәкаләтле затының муниципаль берәмлеккә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва гаризалары белән белән судка мөрәҗәгать итүе өчен нигез булып тора.

5. Муниципаль финанс контроле органы күрсәтмәләрендә һәм таләпләрендә, эчке финанс контроле һәм эчке финанс аудит нәтиҗәләре буенча ачыкланган бюджет бозулары бетерелгән очракта, алар  турында мәгълүмат күрсәтелми.

 

         2. Әлеге карар  басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 13.3, 14, 14.1-14.18 статьялары, 22 статьяның 2 пунктындагы унынчы абзац, 23 статьяның

тугызынчы абзацы Район бюджетын 2020 елдан башлап һәм планлаштырылган вакытның 2021, 2022 еллары бюджетын төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла дип билгеләргә.

3.Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районы сайтында (http://arsk.tatarstan.ru.) бастырып чыгарырга.              

4.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча район Советы рәисе                                                       И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 58.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International