Карар 24.10.2019 №277 "Җирле салымнар буенча бурычларны,әлеге салымнар буенча җыелган пеняларһәм штраф бурычларын түләтүне өметсездип тануның өстәмә нигезләре турында"

Россия Федерациясе Салым кодексының җирле салымнар буенча бурычларны, әлеге салымнар буенча җыелган пеня һәм штраф  бурычларын түләтүне өметсез дип тану өчен өстәмә нигезләр билгеләү турындагы 59 статьясының 3 пункты нигезендә Арча шәһәре  Советы карар бирде:

1. Реструктуризацияләү режимында һәм бөлгенлек (банкротлык) процедурасында булган салым түләүчеләрдән тыш, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затларның җирле салымнар буенча пеня һәм штраф бурычларын түләттерүне өметсез дип танырга һәм исәптән төшерергә:

- гамәлдән чыгарылган салымнар һәм җыемнар буенча,  тәгаен генә:

а)милицияне тоту, территорияләрне төзекләндерү, мәгариф ихтыяҗларына һәм башка максатларга гражданнардан һәм предприятие, учреждение, оешмалардан максатчан җыемнар;

          б) башка җирле салымнар һәм җыемнар;

в) рекламага салым.        

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими  комиссиясенә йөкләргә.

                                                               

 Арча муниципаль районы  башлыгы,

 Арча район Советы Рәисе                                                                  И.Г. Нуриев              

doc
Скачать текст
DOC, 52.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International