Карар 24.10.2019 №280 "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга озак вакытлы нигездә хуҗа булуга һәм файдалануга бирү максатында Арча муниципаль районы муниципаль милке исемлеген формалаштыру, алып бару, мәҗбүри бастырып чыгару Тәртибен раслау турында"

       «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясындагы 4.1 өлеше нигезендә, Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Кушымта  итеп бирелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта  эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга озак вакытлы нигездә хуҗа булуга  һәм файдалануга бирү максатында Арча муниципаль районы муниципаль милке исемлеген формалаштыру,  алып бару, мәҗбүри бастырып чыгару Тәртибен (алга таба- Исемлек) расларга.          

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                             И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 81.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International