Карар 13.11.2019 №283 "Арча муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына финанслау чыганагы булып Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан билгеләнештәге субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) торган башка бюджетара трансфертлар бирү Кагыйдәләре турында"

           Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Советы карар бирде:

 

1. Арча муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына финанслау чыганагы булып Татарстан Республикасы бюджетыннан максатчан билгеләнештәге субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) торган  башка бюджетара трансфертлар бирү Кагыйдәләрен расларга.

2. Әлеге карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чоры бюджетларыннан башлап бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар Рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм “Интернет” челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk/tatarstan.ru) халыкка игълан итәргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 55.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International