Карар 13.11.2019 №284 "Арча муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрен башкарганда туган чыгым йөкләмәләрен финанслашуга субсидияләр бирү турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Советы карар бирде:

 

         1. Кушымта итеп бирелгән Арча муниципаль районы бюджетыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрен башкарганда туган  чыгым йөкләмәләрен финанслашуга субсидияләр бирү Тәртибен расларга.

         2. Әлеге карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чоры бюджетларыннан башлап бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

         3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

         4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар Рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk/tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                   И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 50.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International