Карар 13.11.2019 №285 ""Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына биләүгә һәм (яки) файдалануга бирү өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару Тәртибен раслау турында" "

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү максатларында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясына, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясына таянып, Арча район Советы карар бирде:

         1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына  биләүгә һәм (яки) файдалануга  бирү өчен  билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен расларга (1 нче кушымта).

          2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына  биләүгә һәм (яки) файдалануга  бирү өчен  билгеләнгән муниципаль мөлкәте, шул исәптән җир кишәрлекләре (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) Исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару Тәртибен расларга.

         3. Арча район Советының 2019 елның 20 августындагы  266 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфрастуктурасын төзүче оешмаларга биләүгә һәм (яки) файдалануга  бирү өчен  билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү  Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен раслау турында” карарын үз көчен югалткан дип танырга.

                 4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының  Рәсми хокукый порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И.Игнатовка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 90.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International