Карар 11.12.2019 №299 "Арча район Советының “2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында” 2016 елның 16 августындагы 71 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172 - ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – ФЗ-172), «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» 2016 елның 16 мартындагы 12-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Стратегиясен раслау турында» 2015 елның 10 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча район Советы КАРАР бирде:

1. Арча район Советының "2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен раслау турында" 2016 елның 16 августындагы 71 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы Ррәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 38.5 Кб

Приложения:
docx
Приложение
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International