Карар 05.02.2020 №301 "Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 175 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлегенә үзгәрешләр кертү турында (2019 елның 14 мартындагы 229 номерлы үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 175 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеген актуаль хәлдә тоту максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 175 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлегенә үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                     И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 84.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International