Карар 05.02.2020 №302 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (01.02.2019 ел, №220,14.03.2019 ел, №230, 13.11.2019 ел, №286 үзгәрешләр белән)"

«Коррупциягә каршы көрәш турындагы Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча район Советы карар бирде:

      1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә (01.02.2019 ел, №220,14.03.2019 ел, № 230, 13.11.2019 ел, №286 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 11 статьяның 11.1 пунктының 2 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

2) түбәндәге очраклардан тыш, коммерциячел яки коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашырга:

а) сәяси партия, һөнәр берлеге органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы тарафыннан түләүсез идарә итүдә катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак төзелеше, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференция) катнашу;

б) Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән тәртиптә яллаучы вәкиленнән алынган  рөхсәт белән коммерциячел булмаган оешма белән  түләүсез идарә итүдә катнашу (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы тарафыннан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференция) катнашудан тыш;

 в) Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, башка муниципаль берәмлекләрнең берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә чагылдыру;

г) муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталындагы өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгели торган муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционер, катнашучы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә һәм идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә чагылдыру; 

д) федераль законнарда каралган башка очракларда;

2) 11 статьяның 11.1 пунктына түбәндәге эчтәлекле 2_1 пункт өстәргә:

2_1) шәхсән яки ышанычлы затлар аша эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә;

15 статьяның 15.3 пунктының 4 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"4) хезмәт кенәгәсен һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66_1 статьясы), хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;»;

23 статьяның 23.2 пунктының 9 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Бүләкләү хокукый акт белән игълан ителә, хезмәткәргә җиткерелә һәм хезмәт кенәгәсенә (Хезмәт кодексы, башка федераль закон нигезендә хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсе рәсмиләштерелмәгән очраклардан тыш) һәм муниципаль хезмәткәрнең шәхси эшенә кертелә (акчалата бүләкләүләрдән тыш).»;

24 статьяның 24.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«24.3. Дисциплинар җәза куллану һәм юкка чыгару тәртибе хезмәт законнары белән билгеләнә, "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда каралган очраклардан тыш.»;

25 статьяның 25.1 пунктына түбәндәге эчтәлекле 2 абзац өстәргә:

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 14_1, 15 һәм 27 статьяларында каралган җәзалар муниципаль хезмәткәр тарафыннан коррупциячел хокук бозу турында мәгълүмат кергән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча, муниципаль хезмәткәрнең эшкә вакытлы сәләтсезлеге, аның чираттагы ялда булу чорын исәпкә алмыйча, һәм коррупциячел хокук бозу  көненнән өч елдан да соңга калмыйча кулланыла. Күрсәтелгән вакытка җинаять эше буенча эшләр башкару вакыты кертелми.»;

7) 30 статьяның 30.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«30.4. муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны алып бару (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66_1 статьясы);".

     2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә. 

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                              И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 47.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International