Карар 05.02.2020 №303 "Арча район Советының 2012 елның 15 маендагы 134 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануны муниципаль контрольдә тоту турындагы Нигезләмәгә (24.04.2015, № 325, 24.03.2017, № 117, 20.08.2019, № 264 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында"

Арча район Советының 2012 елның 15 маендагы  134 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануны муниципаль җир контролендә тоту турындагы Нигезләмәне  (24.04.2015 ел, № 325, 24.03.2017, № 117, 20.08.2019 ел, №264 үзгәрешләр белән), Арча муниципаль районы карар бирде:

1. Арча район Советының 2012 елның 15 маендагы  134 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдаланылуны муниципаль җир контролендә тоту турындагы Нигезләмәгә (24.04.2015, №325, 24.03.2017, №117, 20.08.2019, № 264 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

 1) 3 бүлекнең 3.11 пункты. Муниципаль җир контроле формаларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.11. Планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора:

1) юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне һәм (яисә) мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында элек бирелгән күрсәтмәне үтәү срогы тәмамлану;

2) аерым төр эшчәнлек алып бару өчен хокукый статус, махсус рөхсәт (лицензия) бирү яисә юридик әһәмияткә ия башка гамәлләр кылу өчен рөхсәт бирү (килештерү) юридик затны, шәхси эшкуарны тиешле планнан тыш тикшерү уздыруга хокукый статус, махсус рөхсәт (лицензия) бирү, рөхсәт бирү (килештерү) кагыйдәләре белән каралган булса, муниципаль җир контроле органына юридик заттан яисә шәхси эшкуардан гариза керү;

3) дәүләт күзәтчелеге органы, муниципаль җир контроле органы вазыйфаи затының юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешкә кермичә хезмәттәшлек итүне тикшереп тору буенча чаралар нәтиҗәләрен анализлау, дәүләт күзәтчелеге органнарына, муниципаль контроль органына гражданнардан, шул исәптән шәхси эшкуарлардан, юридик затлардан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм гаризаларны карау һәм алдан тикшерү нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән тәкъдиме:

а) гражданнар тормышына, сәламәтлегенә зыян килү куркынычы туу, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренә), музей предметларына һәм аеруча кыйммәтле, шул исәптән уникаль музей коллекцияләренә, Россия Федерациясе Архив фонды документларына, Милли китапханә фонды составына керә торган аеруча тарихи, фәнни, мәдәни әһәмияткә ия булган документларга, дәүләт иминлегенә зыян килү куркынычы туу, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр куркынычы туу;

б) гражданнар тормышына, сәламәтлегенә зыян килү куркынычы туу, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирә мохиткә, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларына (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренә), музей предметларына һәм аеруча кыйммәтле, шул исәптән уникаль музей коллекцияләренә, Россия Федерациясе Архив фонды документларына, Милли китапханә фонды составына керә торган аеруча тарихи, фәнни, мәдәни әһәмияткә ия булган документларга, дәүләт иминлегенә зыян килү, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу;

4) Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләре нигезендә һәм прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча, законнарның үтәлешенә күзәтчелек кысаларында планнан тыш тикшерү үткәрү турында прокурор таләбе нигезендә чыгарылган дәүләт күзәтчелеге органы җитәкчесе боерыгы (күрсәтмәсе).»

2) 6 бүлекнең 6.3 һәм 6.4 пунктлары. 6. Муниципаль җир контролен гамәлгә ашыручы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының вазыйфаи затларының җаваплылыгын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6.3. Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуларны, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны кисәтү максатыннан, дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары, муниципаль контроль органнары ел саен расланган хокук бозуларны профилактикалау программалары нигезендә мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыралар.

6.4. Мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау максатыннан дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары, муниципаль контроль органнары:

1) дәүләт контроленең (күзәтчелегенең), муниципаль контрольнең  һәр төре өчен «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларда дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль предметы булып торучы муниципаль хокукый актларда мәҗбүри таләпләр, норматив хокукый актларда билгеләнгән таләпләр яисә аларның аерым өлешләре исемлеген урнаштыруны, шулай ук тиешле норматив хокукый актлар текстларын урнаштыруны тәэмин итәләр;

2) мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча, шул исәптән мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне үтәү буенча кулланмалар эшләү һәм бастыпып чыгару юлы белән, семинарлар һәм конференцияләр үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшләре алып бару һәм башка ысуллар белән юридик затларга, шәхси эшкуарларга мәгълүмат җиткерәләр. Мәҗбүри таләпләр, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләр үзгәргән очракта, дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары, муниципаль контроль органнары мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне билгели торган яңа норматив хокукый актларның эчтәлеге турында, гамәлдәге актларга кертелгән үзгәрешләр, аларны гамәлгә кертү сроклары һәм тәртибе, шулай ук мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне кертеп җибәрү һәм үтәү өчен кирәкле оештыру, техник чаралар уздыру турында тәкъдимнәр, комментарийлар әзерли һәм тараталар.

3) муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне, мәҗбүри таләпләрне бозуларның иң еш очрый торган очракларын күрсәтеп, әлеге хокук бозуларны булдырмау максатларында юридик затлар, шәхси  эшкуарлар тарафыннан кабул ителергә тиешле чараларга карата тәкъдимнәр белән, дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль эшчәнлеге өлкәсендә гомумиләштерүләрне гамәлгә ашыру практикасын даими рәвештә (елга кимендә бер тапкыр) «Интернет» челтәрендә рәсми сайтларда урнаштыруны тәэмин итәләр;

4) федераль законда башкасы каралмаган булса, мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозулар турында 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кисәтүләр бирәләр.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://parvo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 55.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International