Карар 05.02.2020 №304 "Арча район Советының 2015 елның 12 августындагы 348 номерлы карары белән расланган "Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында» Нигезләмәгә (24.04.2018, № 179 карары редакциясендә, 14.03.2019, № 226 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексына яраклаштыру максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2015 елның 12 августындагы 348 номерлы карары  белән расланган "Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында»  Нигезләмәгә (24.04.2018, № 179 карары редакциясендә, 14.03.2019, № 226 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

 1) 11 пунктның 1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"1. дәүләт торак күзәтчелеге органына торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш кооперативы яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы тарафыннан әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлау турында тапшырылган хәбәрнамә нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлау;".

           2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 41.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International