Карар 11.03.2020 №312 "Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән аерым бер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау турында» карарына (2019 елның 19 июнендәге 255 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән аерым бер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау турында»  карарының (2019 елның 19 июнендәге 255 номерлы үзгәрешләр белән) 1 пунктына  үзгәрешләр кертергә һәм аны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партия идарәсендә, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы, башка иҗтимагый оешма, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативлары съездында (конференциясендә) яисә гомуми җыелышында, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтендә катнашудан тыш) белән аерым бер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Нигезләмәне расларга.»

 2. Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән аерым бер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау турында»  карары (2019 елның 19 июнендәге 255 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коммерциячел булмаган оешмалар (сәяси партиядән тыш) белән аерым бер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашу яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керү өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә. 

5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                  И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 74.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International