Карар 11.03.2020 №313 "Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турында» карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында Нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында (2016 елның 10 ноябрендәге 76 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 112 номерлы, 2017 елның 18 июлендәге 133 номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы үзгәрешләр белән)"

«Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге  432-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 1.     Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турында»  карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турында Нигезләмәгә (2016 елның 10 ноябрендәге 76 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 112 номерлы, 2017 елның 18 июлендәге 133 номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1)      10 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«10. Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс үткәрү турында хәбәрдә  түбәндәгеләр күрсәтелә:

1) вакантлы вазыйфаның тулы исеме;

2) әлеге вазыйфаны биләп торуга дәгъва итүчегә карата куелган таләпләрне үз эченә алган конкурсны үткәрү шартлары;

3) әлеге Нигезләмәнең 10 пункты нигезендә тапшырылырга тиешле документларны кабул итү урыны, вакыты һәм күрсәтелгән документларны кабул итү срогы;

4) конкурсны үткәрү датасы, вакыты һәм урыны турында белешмәләр;

5) конкурс турында тулырак мәгълүматны бастырып чыгару чыганагы турында белешмәләр (телефон, факс, электрон почта, электрон адрес).»;

2)      12 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«12. Конкурста катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы конкурс комиссиясенә түбәндәге документлар тапшыра:

1) конкурс комиссиясе рәисе исеменә язылган шәхси гариза;

2) әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы нигезендә үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета, тәрҗемәи хәл (автобиография);

3) паспорт  яисә аны алмаштыручы документ күчермәсе;

4) тиешле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслаучы документлар:

хезмәт кенәгәсенең күчермәсе һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66_1 статьясы), хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;

нотариаль яки кадрлар хезмәтләре тарафыннан расланган һөнәри белем турында документлар күчермәләре, шулай ук граждан теләге буенча - өстәмә һөнәри белем бирү турында, гыйльми дәрәҗә бирү турында, гыйльми исем бирү турында документлар күчермәләре;

5) граждан җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлекләрендә каралган  әлеге мәгълүматларны тапшырырга тиешле муниципаль хезмәт вазыйфаларына кергәндә, җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларында билгеләнгән форма буенча конкурс уздыру елына кадәрге календарь елына  гражданның керемнәре, керем характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук иренең (хатынының), балигъ булмаган балаларының  конкурс уздыру елына кадәрге календарь елына керемнәре, керем характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр;

6) гражданның муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулаучы авыруларның булмавы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен билгеләнгән форма буенча медицина оешмасы бәяләмәсе;

7) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык;

8) хәрби исәпкә алу документлары - запаста торучы гражданнар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;»

2) Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турында»  карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү тәртибе турында Нигезләмә»не (2016 елның 10 ноябрендәге 76 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 112 номерлы, 2017 елның 18 июлендәге 133 номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы үзгәрешләр белән) кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 35.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International