Карар 11.03.2020 №314 "Арча район Советының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибен раслау турында» 2012 елның 17 февралендәге 115 номерлы карарына (20.08.2019 ел, № 263 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Җирләрне мелиорацияләү турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына агролесомелиорация үткәрүне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендәге 477-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибен раслау турында» 2012 елның 17 февралендәге 115 номерлы карары (20.08.2019 ел, № 263 үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 3 пунктның 3 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3) җир кишәрлегендә дренаж һәм сугару (мелиорация) эшләрен үткәрү;».

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                   И.Г. Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 107.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International