Карар 11.03.2020 №317 "Арча район Советының 2008 елның 14 ноябрендәге 212 номерлы «Арча муниципаль районында муниципаль махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннары бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында "

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына таянып, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2008 елның 14 ноябрендәге 212 номерлы «Арча муниципаль районында муниципаль махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннары бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннары бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) 1 пунктның 1.3 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.3. Муниципаль махсуслаштырылган торак фонды - ул муниципаль торак фондында гражданнарның аерым категорияләренә яшәү өчен билгеләнгән торак урыннары җыелмасы.

Муниципаль махсуслаштырылган торак фондының (алга таба-махсуслаштырылган торак урыннары) торак урыннарына  түбәндәгеләр керә:

- хезмәт (эш) урыннарыннан бирелгән торак;

- тулай тораклардагы торак урыннар;

- маневр фондының торак урыннары;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы йортларында торак урыннар;

- күченергә мәҗбүр булган кешеләр һәм качак дип танылган затлар өчен вакытлыча торак урыннар;

- аерым категория гражданнарны социаль яклау өчен торак урыннары;

- ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар өчен торак урыннар.»;

2)    6 пунктның 6.1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6.1. Маневр фондының торак урыннары вакытлыча яшәү өчен түбәндәге очракларда бирелә:

1) торак урыннарны социаль наем шартнамәләре буенча биләгән гражданнарга йортны капиталь ремонтлау яисә реконструкцияләү вакытында яшәү өчен;

2)  түләтү таләп ителгән вакытта әлеге торак урыны бердәнбер булганда, банк кредиты яки башка кредит оешмасы хисабына яки юридик зат тарафыннан торак урыны сатып алуга бирелгән максатчан заем акчалары хисабына алынган һәм кредитны түләүгә яки заем акчаларын кире кайтаруга залогка салынган торак урынын түләтү аркасында югалткан гражданнарга яшәү өчен;

3) бердәнбер торак урыны гадәттән тыш хәл аркасында яшәү өчен яраксызга әйләнгән гражданнарга яшәү өчен;

4) күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану нәтиҗәсендә торак урыннары яшәү өчен яраксыз булган гражданнарга яшәү өчен;

5) закон белән билгеләнгән очракларда башка гражданнарга яшәү өчен.»

3)  6 пунктның 6.2 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6.2. Маневр фондының торак урынына наем килешүе түбәндәге вакытка төзелә:

1) йортны капиталь ремонтлауны яисә реконструкцияләүне тәмамлауга кадәр (Россия Федерациясе Торак кодексының 95 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән гражданнар белән мондый шартнамә төзегәндә);

2) күрсәтелгән торак урыннарын түләттерү нәтиҗәсендә торак урыннарын югалткан гражданнар белән исәп-хисаплар беткәнче (Россия Федерациясе Торак кодексының 95 статьясындагы 2 пунктында күрсәтелгән гражданнар белән  мондый шартнамә  төзегәндә);

3) бердәнбер торак урыны гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә яшәү өчен яраксыз булган гражданнар белән исәп-хисап тәмамланганчы, Россия Федерациясе Торак кодексында, башка федераль законнарда каралган тәртиптә яисә аларга Россия Федерациясе Торак кодексында каралган очракларда һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирелгәнче (Россия Федерациясе Торак кодексының 95 статьясындагы 3 пунктында күрсәтелгән гражданнар белән мондый шартнамә төзегәндә);

4) Россия Федерациясе Торак кодексының 95 статьясындагы 3_1 пунктында күрсәтелгән гражданнар белән исәп-хисаплар беткәнче яки аларга торак урыннары бирелгәнче, әмма ике елдан да артык түгел;

5) законнарда билгеләнгәндә (Россия Федерациясе Торак кодексының 95 статьясындагы 4 пунктында күрсәтелгән гражданнар белән мондый шартнамә төзегәндә)».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                                 И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 47.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International