Арча район Советы карары 20 май 2020 елның №325 "Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын аренда түләүләреннән азат итү буенча ярдәм чаралары турында"

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 821-р номерлы күрсәтмәсенә таянып, Арча район Совет карар бирде:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итүче  муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) һәм  дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне (алга таба – муниципаль милек) арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) Россия икътисады тармакларында эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән арендалаучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары мөрәҗәгать иткәннән соң 7 эш көне эчендә яңа коронавирус инфекциясе таралу  шартларында зыян күргән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын «Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән тармаклар исемлеген раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган исемлегенә кергән  кече һәм урта эшкуарлык субъектларын 2020 елның апрель-июнь айларында муниципаль милекне арендалау шартнәмәләре буенча аренда түләүләреннән азат итүне караган өстәмә килешүләр төзергә. Күрсәтелгән аренда түләүләрен түләүдән азат итү, әгәр дә аренда шартнамәсендә күрсәтелгән эшчәнлек төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен, аннан файдалану максатларында, муниципаль мөлкәтне арендага бирү каралган булса һәм күрсәтелгән эшчәнлек төрен (эшчәнлек төрләрен) гамәлгә ашыру өчен тиешле мөлкәтне куллануны раслаучы документлар булганда гамәлгә ашырыла;

б) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында арендалаучылар – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен әлеге пунктның «а» пунктчасы нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштырырга.

2. Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән көнгә яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнгә кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән арендалаучылар- кече һәм урта эшкуарлык субъектларын әлеге карар нигезендә аренда түләүләреннән азат итү муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен эшчәнлек төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча үтәлмәгән бурыч булмаганда башкарыла дип билгеләргә;

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына әлеге карарның үтәлеше турында Татарстан Республикасы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгына 2020 елның II кварталыннан башлап кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә.

  1. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектын аренда түләүләреннән азат итү турында арендага бирүчегә гариза формасын расларга (1 нче кушымта).
  2. Муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәсенә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектын- арендалаучыны аренда түләвеннән азат итү турында өстәмә килешү проектын расларга (2 нче кушымта).

6. Әлеге карарны кабул ителгәннән соң өч көн эчендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (ttp:pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И. Игнатовка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                         И.Г. Нуриев  

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

«___» ________ 2020ел, №____

карарына 1 нче кушымта

Арендага бирүчегә: ________________________________________________

Адрес: ________________________________________________________

Гариза бирүче (Арендалаучы) __________________________________________

ИНН: __________________________________________________________

Адрес: _________________________________________________________

Элемтә өчен телефон: ___________________________________________

 

Арендага бирүчегә аренда түләүләреннән азат итү турында гариза 

 

__________________ (арендалаучы)_____________________________ (арендага бирүче) тарафыннан бүлмәне / бинаны / җир кишәрлеген арендалау буенча  _______________________  ___ номерлы шартнамә төзелгән. 2020 елда айлык аренда түләве _______ (_________________) сум күләмендә (НДСны исәпкә алмыйча). Хәзерге вакытта шартнамәнең гамәлдә булу срогы чыкмаган, шартнамә өзелмәгән.

Арендалаучы кече һәм урта эшкуарлыкның бердәм реестрына кертелгән.

Аренда килешүе буенча мөлкәтнең максатчан билгеләнеше__________

Алдагы чор өчен аренда килешүе буенча бурыч ______(бар /юк)

Арендага бирелгән мөлкәт _________ эшчәнлек алып бару өчен кулланыла.

Әлеге төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен тиешле мөлкәтне куллануны раслаучы документны кушымта итеп терким.

Яңа коронавирус йогышлы авыруы (COVID-2019) таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән катгый чикләү чараларын кертүне күздә тоткан норматив-хокукый акт чыгарылды, шул рәвешле Арендалаучы үз эшчәнлеген тулы күләмдә алып бара һәм югарыда күрсәтелгән аренда шартнамәсе буенча аренда түләвен вакытында түли алмый.

 Югарыда бәян ителгән нигездә һәм  ________________________ таянып (норматив-хокукый акт реквизитлары), Арендалаучы

  1.  _______________,  ___________________   _____ номерлы аренда шартнамәсе буенча  2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр аренда түләүләреннән азат итүне;
  2. Әлеге мөрәҗәгатькә җавап/өстәмә килешүне түбәндәге адреска_____________________________________ яки _________ электрон почта адресына җибәрүне үтенә.

Кирәге чыга калса, бәхәсле мәсьәләләрне җайга салу максаты белән сөйләшүләр үткәрергә риза.  

__________/__________

(имза) (дата)

Арча район Советының

«___» ________ 2020ел, №____

 карарына 2 нче кушымта

 

 

Арендалаучыны аренда түләвеннән азат итү турында_______ ___номерлы аренда шартнамәсенә  ___ номерлы өстәмә килешү  

 

__________________                                                                                    “___”» _________20___ ел

(төзү урыны)

 

нән эш итүче "Арендага бирүче" дип аталучы____________________________ бер яктан һәм _____________________________ нигезендә  ____________________________________________ исеменнән эш итүче “Арендалаучы” дип аталучы _____________________________ икенче яктан,  бергә "Яклар"  дип аталачаклар, түбәндәгеләр турында әлеге өстәмә килешүне төзеделәр:

1.Яклар ___________________ ___ номерлы аренда шартнамәсенең гамәлдә булу кысаларында (алга таба-Шартнамә) _______________________________ нигезендә (норматив хокукый акт реквизитлары) Арендалаучыны 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр Шартнамә нигезендә билгеләнгән айлык аренда түләвен түләүдән азат итү белән килештеләр.

2. Шартнамәнең башка шартлары үзгәрешсез кала.

3. Әлеге өстәмә килешү бер үк юридик көчкә ия булган ____ нөсхәдә төзелде, аларның икесе Арендага бирүчедә кала.

4. Әлеге өстәмә килешү Яклар кул куйганнан соң үз көченә керә һәм _________________ _____ номерлы Шартнамәнең аерылгысыз өлеше булып тора.

 

ЯКЛАРНЫҢ ИМЗАЛАРЫ:

___________________________                                   ____________________________

 

doc
Скачать текст
DOC, 58.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International