Арча район Советы карары 20 май 2020 елның №327 "Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә вәкаләтләрнең бер өлешен кабул итү турында"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль Закон һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1. Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенә Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге вәкаләтләренең бер өлешен кабул итәргә:

         1) гражданнар оборонасы, халыкны һәм җирлек территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча;

2) җирлек территориясендә авария - коткару хезмәтләрен һәм (яки) авария - коткару формированиеләрен төзү, карап тоту һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча;

3) су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча;

4) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу буенча.

2. 1 пункт нигезендә Татарстан Республикасы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге белән Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешү төзергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru)

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

      Арча муниципаль районы башлыгы,

      Арча район Советы рәисе                                                                И.Г. Нуриев

 

Арча район Советының

2020 елның ___ маендагы 

___ номерлы карарына кушымта

 

Шәһәр җирлегенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә вәкаләтләренең бер өлешен муниципаль районга тапшыру турында

Килешү

 

Арча шәһәре                                                                                   ___ май 2020 ел

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль Законга, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2007 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына таянып, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә эш итүче, алга таба “Беренче як” дип аталачак  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Арча шәһәр Советы исеменнән рәис  И.Г. Нуриев бер яктан һәм,  Арча муниципаль районы Уставы нигезендә эш итүче, алга таба «Икенче як» дип аталачак Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы исеменнән район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы икенче яктан әлеге Килешүне төзеделәр:

      

1. Килешүнең предметы

 

Әлеге Килешүнең предметы булып Беренче якның Икенче якка түбәндәге вәкаләтләрне  тапшыруы тора:

гражданнар оборонасы, халыкны һәм җирлек территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын оештыру һәм тормышка ашыру;

җирлек территориясендә авария-коткару хезмәтләре һәм (яки) авария-коткару формированиеләрен төзү, карап тоту һәм аларның эшчәнлеген оештыру;

су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чараларын тормышка ашыру;

җирлек торак пунктлары чикләрендә гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу.

 

2. Килешүнең гамәлдә булу вакыты

 

Килешү имзалар салынган көннән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.

Әгәр Яклар әлеге Килешүнең 2 өлешенең беренче абзацында күрсәтелгән срок узганнан соң утыз көн эчендә Килешүне өзү нияте турында белдермиләр икән, ул яңа срокка төзелгән дип санала.

 

                   

3.   Якларның хокуклары һәм  бурычлары

 

Беренче якның хокуклары:

Икенче як тарафыннан  вәкаләтләрнең үтәлешен, шулай ук бирелгән финанс чараларыннан (субвенцияләрдән) һәм матди ресурслардан максатчан файдалануны әлеге Килешүнең 5 өлешендә каралган тәртиптә контрольдә тотарга;

Икенче яктан финанс чараларыннан (субвенцияләрдән) һәм матди ресурслардан файдалану турында әлеге Килешүнең 5 өлешендә билгеләнгән тәртиптә  мәгълүмат алырга;

 Икенче як тарафыннан максатчан файдаланмаган очракта, күчерелгән финанс чаралары (субвенцияләр) суммасын кире кайтаруны таләп итәргә;

әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләр Икенче як тарафыннан үтәлмәгән очракта, күчерелгән финанс чаралары (субвенцияләр) суммасын кире кайтаруны таләп итәргә.

Беренче якның  бурычлары:

әлеге Килешүнең 1 өлешендә күрсәтелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Икенче якка финанс чараларын (субвенцияләрне) тапшырырга;

икенче як тарафыннан әлеге Килешүнең 1 өлеше нигезендә тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен контрольдә тотарга;

әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Икенче якка кирәк булган  мәгълүматны бирергә;

Икенче якның хокуклары:

 әлеге Килешүнең 4 өлешендә каралган тәртиптә әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Беренче яктан субвенцияләр хисабына финанс белән тәэмин ителергә;

әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен Беренче яктан кирәкле мәгълүматны соратып алырга.

Икенче якның бурычлары:

әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлдәге закон таләпләре нигезендә гамәлгә ашырырга;

әлеге Килешүнең 1 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга Беренче як тарафыннан бирелгән финанс чараларыннан (субвенцияләрдән)  максатчан файдаланырга;

әлеге Килешүнең 5 өлешендә каралган тәртиптә вәкаләтләрнең үтәлеше, финанс чараларыннан (субвенцияләрдән) файдалану турында Беренче якка квартал саен хисап бирергә.

 

4. Субвенция күләмен билгеләү һәм бирү тәртибе

 

Тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле субвенцияләр күләмен билгеләү тәртибе бюджет законнары нигезендә шәһәр (авыл) җирлеге депутатлары советы карары белән билгеләнә.

 

 

5. Вәкаләтләрнең үтәлешен контрольдә тоту

 

Әлеге Килешүнең 1 статьясында каралган вәкаләтләрнең Икенче як тарафыннан үтәлешен тикшереп тору финанс чараларыннан (субвенцияләрдән) һәм матди ресурслардан файдалану турында Беренче якка квартал саен хисап бирү юлы белән гамәлгә ашырыла.

 

6. Килешүнең нигезе һәм тәртибе

 

Әлеге Килешү әлеге Килешүнең 2 өлешендә каралган сроктан соң гамәлдә булудан туктый.

Әлеге Килешүне өзү турында белдерү икенче якка 2 өлештә каралган срок тәмамланганчы 30 көннән дә соңга калмыйча язма рәвештә җибәрелә.

Әлеге Килешү түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:

- якларның үзара килешүе буенча;

- гамәлдәге федераль законнар яисә Татарстан Республикасы законнары үзгәрү белән бәйле рәвештә бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мөмкин булмаганда, судка мөрәҗәгать итмичә берьяклы рәвештә;

- берәр якның йөкләмәләрен законда билгеләнгән тәртиптә тиешенчә үтәмәү очрагында.

Әлеге Килешүне өзгәндә, Икенче як файдаланылмаган матди һәм финанс чараларын кире кайтара.

 

7. Килешүне бозган өчен җаваплылык

 

Яклар әлеге Килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплы.

 

8. Бәхәсләрне хәл итү тәртибе

 

Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру белән бәйле бәхәсләр сөйләшүләр һәм башка килештерү процедуралары юлы белән хәл ителә.

Килешенмәгән очракта, бәхәс гамәлдәге законнар нигезендә хәл ителергә тиеш.

 

9. Йомгаклау шартлары

 

Әлеге Килешү, әгәр якларның берсе дә аның туктату турындагы ниятен тиешле срок чыкканчыга кадәр 30 көн кала язмача расламаса, чираттагы финанс елына озайтылырга мөмкин.

Әлеге Килешүгә кертелгән барлык үзгәрешләр һәм өстәмәләр якларның үзара килешүе буенча кертелә һәм муниципаль район һәм авыл җирлеге башлыгы тарафыннан имзаланган язма рәвештәге өстәмә килешүләр белән рәсмиләштерелә.

Әлеге Килешүдә җайга салынмаган, әмма гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча Яклар гамәлдәге законнарга таяна.

Әлеге Килешү тигез юридик көчкә ия булган ике нөсхәдә төзелде.

 

 

 

 

 

10. Якларның юридик адреслары һәм имзалары

 

Беренче як

Икенче як

"Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге

"Арча муниципаль районы" муниципаль берәмлеге

АДРЕСЫ  

АДРЕСЫ  

422000, ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 27  йорт

422000, ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Арча районы "Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы

                              

                                 И.Г. Нуриев

 

                                 И.Г. Нуриев

                               

                                  

МУ

МУ

 

"___" май 2020 ел.

"____" май 2020 ел.

 

      

 

                  

                         

                                                                           

 

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 66.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International