Арча район Советы карары 20 май 2020 ел №330 "Арча муниципаль районы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса, җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законнар, «Муниципаль вазыйфа яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъвалаучы гражданнар, контракт буенча муниципаль вазыйфаларны яисә җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» 2017 елның 19 июлендәге 56-ТРЗ номерлы, «Муниципаль вазыйфаларга, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасына, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» 2017 елның 19 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирә:

1. Арча муниципаль районы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса,  җаваплылык чараларын (Кушымта) куллану турында карар кабул итү тәртибен расларга.

2. Әлеге карар кабул иткән көннән башлап үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгарырга, шулай ук Арча муниципаль районы  рәсми сайтына урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы Рәисе урынбасары Г.Ф. Гариповага йөкләргә.

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г. Нуриев  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының 2020 елның ____________ №____ карарына кушымта

 

Арча муниөипаль районы Депутатка, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса,  җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе

 

 

1. Әлеге тәртип Арча муниципаль районы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата  (алга таба–муниципаль вазифа биләүче зат) үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр (алга таба - керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматлар) биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса,   җаваплылык чараларын (алга таба – җаваплылык чаралары) куллану турында карар кабул итү процедурасын регламентлый.

2. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 73-1 өлеше нигезендә керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр биргән муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга түбәндәге җаваплылык чаралары кулланыла:

1) кисәтү;

2) депутатны, әгъзаны аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы  Арча район Советында, җирле үзидарәсенең сайлаулы органында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм итеп, Арча район Советы, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфадан азат итү;

3) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;

4) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы Арча район Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфалар биләүне тыю;

5) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы даими нигездә вазыйфалар башкаруны тыю.

3. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата әлеге Тәртипнең 2 пунктында санап үтелгән җаваплылык чараларының берсен куллану турындагы мәсьәлә Арча район Советында карала (алга таба-Совет).

Күрсәтелгән мәсьәләне карау өчен Татарстан Республикасы Президентының Советка кергән, муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка карата җаваплылык чараларын куллану турында «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясындагы  73 өлешендә каралган гаризасы нигез булып тора.

4. Җаваплылык чараларын куллану турында Татарстан Республикасы Президенты гаризасы Совет тарафыннан ул кергән көннән өч айдан да соңга калмыйча карала.

5. Совет муниципаль вазыйфаны биләүче затка аңа карата җаваплылык чараларын куллану турындагы мәсьәләне карау хакында күрсәтелгән мәсьәләне карау датасына кадәр биш эш көненнән дә ким булмаган вакыт эчендә язма рәвештә хәбәр итә.

Совет утырышы урыны һәм вакыты турында хәбәр алган муниципаль вазыйфаны биләп торучы затның килмәве Татарстан Республикасы Президентының җаваплылык чараларын куллану турындагы гаризасын карауга комачауламый.

6. Муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка карата җаваплылык чараларын куллану турында Татарстан Республикасы Президенты гаризасы Совет утырышында Советның ___ расланган Регламентында билгеләнгән тәртиптә карала (регламентны раслаган карар реквизитлары) (алга таба – Регламент).

Күрсәтелгән мәсьәләне караганда муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка тапшырылган мәгълүматлар буенча аңлатмалар бирү мөмкинлеге бирелергә тиеш.

Муниципаль вазыйфаны биләүче затка карата җаваплылык чараларының берсен куллану турындагы мәсьәләне караганда депутатлар тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча таләпләр үтәлергә тиеш. Совет утырышында рәислек итүче депутатларга мәнфәгатьләр каршылыгы булу яки каршылыкның барлыкка килү мөмкинлеге турында хәбәр итү турында тәкъдим итәргә тиеш.

Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу максатларында, мәнфәгатьләр конфликтын яклаучы депутат карар кабул итүдән рәислек итүче тарафыннан читләштерелә.

7. Татарстан Республикасы Президенты гаризасын карау нәтиҗәләре буенча муниципаль вазыйфаны биләүче затка карата җаваплылык чараларын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турында карар кабул ителә.

Әлеге карар Регламентта билгеләнгән тәртиптә кабул ителә.

Татарстан Республикасы Президенты гаризасы аңа карата кергән депутат тавыш бирүдә катнашмый.

8. Җаваплылык чарасын куллану турындагы карар гаделлек, туры килү, пропорциональ булу һәм кире кайтмау принципларына таянып, кылынган коррупцион хокук бозуның характерына, аның кискенлегенә, нинди шартларда кылынганлыгына бәйле рәвештә, шулай ук муниципаль вазыйфаны башкаручы затның үз вазыйфаи бурычларын (вәкаләтләрен) үтәүдә элеккеге нәтиҗәләре, аның коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән башка чикләүләрне, тыюларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре нигезендә кабул ителә.

Хисап чорында керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен бары тик бер генә җаваплылык чарасы кулланылырга мөмкин.

9. Җаваплылык чарасын куллану турындагы карарда коррупцион хокук бозуга күрсәтмә, муниципаль вазыйфаны биләүче зат тарафыннан бозылган норматив хокукый актлар нигезләмәләре, карарга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирү хокукы булырга тиеш.

10. Җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турындагы карарда мондый баш тартуның дәлилләнгән нигезе булырга тиеш.

11. Җаваплылык чарасын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турындагы карарның күчермәләре алар кабул ителгәннән соңгы биш эш көне эчендә муниципаль вазыйфа биләүче затка имза куйдырып тапшырыла яисә тапшыру турында белдерү кәгазе белән бергә почта аша җибәрелә, шулай ук Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.

Җаваплылык чарасын куллану турындагы карарны муниципаль вазыйфаны биләүче затка җиткерү мөмкин булмаса яки күрсәтелгән зат карарны имза куеп алудан баш тартса, югарыда  күрсәтелгән затның җаваплылык чарасын куллану турындагы карар белән танышудан баш тартуы яисә аңа бу карар турында хәбәр итү мөмкинлеге булмау турында Совет рәисе урынбасары тарафыннан акт төзелә.

12. Җаваплылык чарасын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турындагы карарга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.

 

docx
Скачать текст
DOCX, 23.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International